13 август 2018 яңалыклары
-
Казан Кремлендә фотограф Рамил Галинең күргәзмәсе ачыла
Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алган.
-
УКУ ЕЛЫ БАШЛАНА – ИМТИХАНГА ӘЗЕР БУЛ!
Сентябрь дә якынлаша, димәк, яңа уку елына аяк басабыз. Ә мәктәптә контроль эшләр, имтиханнар… Ял вакытында да сезне тонуста тотыр өчен чыгарылыш имтиханнарын искә төшереп алырга ниятләдек әле! Йолдызларыбыз сынауларга ничек әзерләнгән икән?
-
Аквапаркта бала тапкан
Бу ялларда гаҗәеп хәл булган. Бер хатын Казанның «Барионикс» аквапаркында бала тапкан.
-
Баллы роллар
Рецепт.
-
2018 елда Казанда күпбалалы гаиләләргә 800 җир кишәрлеге бирәчәкләр
Ел башыннан алып күпбалалы гаиләләр Зур Дәрвишләр һәм Колсәет бистәләре янында 543 җир кишәрлеге сайлаган.
-
Саба районында 42 яшьлек ирне поезд бәрдереп үтергән
Гадәттән тыш хәл кичә Шәмәрдән янында булган.
-
Данир Сабиров Филипп Киркоров белән очрашкан?
Данир Сабиров инстаграмга шушы фотоны куеп, рус эстрадасы легендасы Филипп Киркоровның популяр бер җырының сүзләрен язып куйган. Халыкның бер өлеше фотода чыннан да Филиппмы-юкмы дип баш вата, калганнар бу кеше, дөрестән дә, бикини кигәнме дип сораулар яудыра. Тагын бер өлеше кауый-каурый якасы турында “вертолёттан артып калган” дип көлә.
-
КОЛЛЕДЖДА УКУНЫҢ 7 ӨСТЕНЛЕГЕ
Колледж, техникумнарда уку дигәч, күп кешенең башына «ПТУшник» сүзе килә. 9нчы сыйныфтан соң китергәме, 10га калыргамы дигәндә күп укучы нишләргә белми: 10га калып ЮГАРЫ(!) уку йортына керергәме, әллә колледжга “ГЫНА” барып укыргамы? Имеш-мимешләргә ышансак, колледжларда “11 сыйныфка барырлык булмаганнар” гына кала, ди бит. Чынлыкта, колледж әллә нинди югары йорты да бирә алмаган белемне бирергә мөмкин. “Колледжда гына уку”ның башка бик күп уңай яклары бар. Бергләп барлыйбызмы?