Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

УКУ ЕЛЫ БАШЛАНА – ИМТИХАНГА ӘЗЕР БУЛ!

Сентябрь дә якынлаша, димәк, яңа уку елына аяк басабыз. Ә мәктәптә контроль эшләр, имтиханнар… Ял вакытында да сезне тонуста тотыр өчен чыгарылыш имтиханнарын искә төшереп алырга ниятләдек әле! Йолдызларыбыз сынауларга ничек әзерләнгән икән?

Лия Шамсина, яшь җырчы, 11нче сыйныф укучысы:

– БДИ өчен бер дә борчылмадым, әмма якынлашкан саен күңелне нәрсәдер ныграк тырный. Мин, имтихан тапшыру өчен, берничә фәнне сайладым һәм алар иң авырлары булып чыкты. Минемчә, имтиханнар тапшырганда иң мөһиме: моның тормыштагы бер этап кына икәнен аңларга кирәк. Кешенең белем дәрәҗәсен БДИ нәтиҗәләре буенча бәяләүне дөрес түгел дип уйлыйм. 5кә укыган кешеләрнең имтиханнарны 3кә, 3кә укыган кешеләрнең 5кә тапшырган очраклары аз түгел. БДИ нәтиҗәсенә укучыдан гына тормаган күп факторлар тәэсир итә. Кеше тормышы БДИ нәтиҗәсенең нинди булуына карамый. Уңышлар безгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Барысы да яхшы булачак!

 

Алмаз Мирзаянов, шоумэн, җырчы:

– Мин БДИдан ерак кеше, ул безгә эләкмәде. Бәлки мин аңа эләкмәгәнмендер… Хәзер укучылар имтихан алдыннан куркып кала. Ә безнең өчен имтихан ниндидер бәйрәм кебек иде. Мин һәрвакыт берничә билетны гына өйрәнә идем һәм шуларның берсе эләгә иде! Ә аннары эш бөтенләй җайланды! Авыл кибетендә сатучы булып эшләүче Гүзәлия апа имтиханны уңышлы тапшыруның серен өйрәтте үземә. Ул болайрак яңгырый: имтиханга беренче билетны яхшылап өйрәнеп барасың һәм билет алганда эчтән генә: «Уф, йөрәгем, такта чәй», − дип әйтәсең. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Дөрес, беренче билет – синең кулда! Белмим, нинди көчләр ярдәм иткәндер, әмма бу ысул һәрвакыт эшли иде. Училищеда укыганда да ярдәм итте ул сер миңа. Соңгы имтиханны санамаганда, әлбәттә… Беренче сорауны өйрәнеп килдем шулай имтиханга. Серле сүзләрне әйтеп, билетны алдым һәм чыннан да беренче билет эләкте. Әмма сораулар башка иде… Көчкә сөйләп чыктым шунда. Дәресләрдә катнашып утырган өчен генә 4ле куйдылар. Юкса, дипломда бер генә 3ле була иде. Моның белән нәрсә әйтергә телим: могҗизалар бар, аларга ышанырга кирәк. Әмма, беренче чиратта, ышаныч үзеңә карата булырга тиеш.

 

Айсылу Лерон, теле-радио алып баручы:

– БДИ без мәктәпне тәмамлаганнан соң башланган әйбер. Шуңа күрә мин аның нәрсә икәнлеген белмим. Ләкин ата-аналар, укытучылар сөйләгәннән ишетеп, интернеттан укып мин аның бик куркыныч икәнлеген  чамалыйм. Бала үзе, ата-ана, укытучы стресска бирелә икән, имтиханнарның мондый формасы нигә кирәк? Без тапшырган традицион формадагы имтиханнар кайсы ягы белән начар иде соң? Без укыдык, имтиханнарга әзерләнү тыныч барды. Беркайчан да имтихан өчен шашкан, күзләр акайган булмады. Ә хәзер бит кайбер балалар шуның аркасында хәтта үзләренә кул сала… БДИның тагын бер минусы шунда: тест – укучының бөтен белемен ачып бирә торган әйбер түгел. Һәр укучы – индивидуаль шәхес. Аның җавабын ишетмичә, эмоцияләрен күрмичә, белемгә ниндидер кәгазь аша гына бәя бирү дөрес түгел дип саныйм. Минем бөтен теләгем: балаларым үсеп җиткәнче бу форма бетсен иде.

 

Илгиз Шәкүров

Фото: http://yalkyn.com
http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев