Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Аквапаркта бала тапкан

Бу ялларда гаҗәеп хәл булган. Бер хатын Казанның «Барионикс» аквапаркында бала тапкан.

Хатын ял итәргә ире белән килгән, чишенү бүлмәсенә кергәч, тулгак тота башлаган. Аквапарк кунаклары ашыгыч ярдәм чакыртканчы, аквапарк врачы килгән. Хатынның инде табарга әзер булуын күреп, баланы үзе кабул итәргә булган.

Бик тиздән дөньяга малай аваз салган. Ул исән-имин, сау-сәламәт булып туган. Аквапарк администрациясе гаиләне бәхетле вакыйга белән котлап, яшь анага һәм аның яңа туган улына гомерлек абонемент бүләк иткәннәр.

Фото: https://pixabay.com | mrkt

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X