Быел “Пчелотуй” бал яратучыларны мәйданга 7нче тапкырын җыйды.Районыбызда Шекше авыл җирлегендә башланып киткән бәйрәм елдан ел киңәя, дәрәҗәсе буенча инде ул төбәкара статус алды.
Җәйнең мул нигъмәте: күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән дистәләгән умартачы бал бәйрәменә җыелды
Быел да баллы бәйрәмгә күрше Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Ырынбур, Пенза өлкәләре, республикабыз районнарыннан дистәләгән умартачы килде. Кояш та, җәй буе тырышып хезмәт куйган бал кортларына, продукциябезне табыннарыбызга китереп җиткергән умартачыларга мәдхия җырлаган сыман, бу көнне җылысын мулдан өләште. Халык чын Сабантуйдагыча ял итте, күңел ачты.
“Бәйрәмгә килүчеләрне елдагыча шатланып, киң күңел белән каршы алабыз. Быел да умартачыларыбыз күргәзмәгә балның төрле сортыннан алып килгәннәр, җаның кайсын тели, шунысын сатып алырга мөмкин. Бәйрәмнең төп максаты - умартачыларның хезмәтен бәяләү һәм халкыбызга иң файдалы, табигый продукцияне мулдан тәкъдим итү. Аны оештыруда зур ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчелегенә, иганәчеләребезгә зур рәхмәт”, - диде бәйрәмгә килүчеләрне сәламләгәндә Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгыш ясап, районыбызда умартачылык тармагының тотрыклы булуын, бал җитештерүчеләр сафының елдан ел артуын, бигрәк тә бу эшнең шәхси хуҗалыкларда киң җәелдерелүен билгеләп үтте.
“Бал кортлары – ул табигать могҗизасы, аларның файдасы турында барыбыз да беләбез, авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү, аны үстерү, урман өчен искиткеч файда китерүчеләр алар. Шуңа да без аларны сакларга тырышабыз, быел авыл хуҗалыгында кулланыла торган төрле химикатлар белән агулану очраклары күзәтелмәде. Чөнки хәзер таләпләр югары, хуҗалыкларда кортларга зарар китермәс өчен агрономнар да сакланып эшли беләләр. Умартачыларыбыз елның елында халыкны яхшы сыйфатлы продукция белән тәэмин итәләр. Аларны хөрмәтләүче әлеге бәйрәм алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз,” – диде ул.
Алга таба бал җитештерүдә югары нәтиҗәләр күрсәткән умартачылар мәйданга чакырылып бүләкләнде. Урта Ныртыдан узган ел 20 тонна бал алуга ирешкән Данил Яруллин инде 3 ел рәттән беренчелекне бирми. Быел күчмә Кубок аның үзендә калды, улына иң яшь умартачы буларак хакимият башлыгы исеменнән махсус бүләк тапшырылды. Сабадан Ринат Бариев 2 урынга лаек булды, Алексеевск районыннан килгән Геннадий Калинин СВОга күпләп бал тапшыручы буларак тәбрикләнде.
Татарстан умартачылар җәмәгать оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин да сүз алып, әлеге чараны оештырганнары өчен район җитәкчеләренә, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Татарстан умартачылары бал җитештерү буенча Россиядә ныклы 3нче урынны алып тора. Ә Татарстан буенча Саба районы иң алдынгылар рәтендә. Саба егетләре безгә һәрвакыт үрнәк, алар хезмәттә алдынгы алымнар кулланалар, яңа технологияләр кертәләр, нәселле әнкәләр белән эшлиләр. Сабада яңгыр да вакытында ява, кояш та вакытында чыга. Шуңа да юкә балын күпләп алалар сездә. Монда чын-чынлап тырыш, булган халык яши”, – диде ул.
Саулыкның сере — балда: сатып алучылар файдалы продукцияне күпләп алып калырга ашыкты.
Ул арада мәйданны әйләндереп алган сәүдә рәтләре янында халык үзе дә умарта күче кебек гөҗ килде. Умартачылар сатып алучыларга кыстый-кыстый үз продукциясен тәкъдим итте. Балны тәмләп, авыз итеп караучылар да, әле бер, әле икенче өстәл янына килеп чагыштырып йөрүчеләр дә булды.
“Ел саен катнашабыз бал бәйрәмендә. Карарга гына түгел, махсус бал алырга дип киләбез. Безгә Оренбург балы ошый, ел саен шул як умартачыларыннан карабодай балын сатып алабыз. Аннан чәчәк исе килә, башка баллар белән чагыштырганда куерак, тәмлерәк тоела. Балның бик файдасын күрәбез. Узган ел күрше абыебыз бик каты авырды, Казанда хастаханәдә дәвалаучы табиб-профессор да савыгасың килсә, бал аша, дигән. Сихәтләнде бит”,– диде Балтачтан килгән Гафия Газизова. Оренбург умартачыларыннан 2-3 литрлы 10лап банка бал сатып алдылар алар.
Янәшәдә генә сату итүче Башкортостан республикасының Бәләбәй шәһәреннән килгән Александр һәм Зөлфия Кушпита яныннан да кеше өзелмәде ул көнне.
“Юкә, карабодай һәм чәчәк балы алып килдек. Бездә юкә балы сездәгегә караганда шактый кыйбатрак икән”, - дип елмая Зөлфия ханым үз продукциясе белән таныштырганда.
Шулай да халыкның иң күп кайнашкан урыны Данил Яруллин гаиләсе продукциясе янында булды. Ул бәйрәмгә бу эшендә иң зур ярдәмчесе булган җәмәгате Ландыш һәм өч баласы белән килгән. Балларын елдагыча яратып, күпләп сатып алдылар.
Сәүдә гөрләгән арада мәйданда "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре тамашачылар өчен төрле кызыклы уеннар тәкъдим итте. Бал турында тиз арада дүртьюллык шигырь иҗат итү дә бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде. Бал яратучылар арасында иң оста шигырь иҗат итүче буларак табылган Иләбәрдән Лилия Нуриева өенә иганәчеләр бүләге - 3 литрлы юкә балы белән кайтып китте. Халык иң тәмле балны ачыклауда да катнашты.
"Иң тәмле юкә балы” номинациясендә беренчелекне Арчадан Илдар Хәлиуллин, "Иң тәмле чәчәк балы" җиңүчесе дип Сатыштан Илнур Шәфыйков, "Иң тәмле караңгы төстәге бал"да Кукмарадан Наил Шакировка тиңнәр табылмады. Умартачылар вакытка кәрәз рамы ясауда да ярыштылар. Бу бәйгедә Арчадан Хәбир Шиһапов, хатын-кызлар арасында бердәнбер катнашучы Рәмзия Хәлитова (Кукмара) җиңүче дип табылды.
Бәйрәмне районыбыз үзешчәннәре һәм республикабызның сәхнә йолдызлары Зәринә Хәсәншина, Илназар, Фәнзил Шәрифуллин чыгышлары ямьләндерде. Алып баручылар Фаил Баязитов һәм Рамил Закиров тамашада кызыклы шаяртулары белән халык күңелен күрде.


Нет комментариев