Безнең районда ведомстводан тыш сак бүлегенең тарихы 1965 елның 1 декабреннән башлана. Ул вакытта нинди дә булса сигнал системасы турында сүз дә була алмый әле.
Тарих һәм үсеш юлы: сак системасының үзгәрүе
Соңрак кайбер саклана торган объектларда гади генә техник сак чаралары барлыкка килә. Еллар үтү белән ведомство тулысынча яңартыла һәм компьютер комплекслары базасында заманча сак чаралары белән җиһазландырыла.
Быел исә ведомстводан тыш сакның Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелгәненә 10 ел булды.
Бүлекнең составы һәм хезмәткәрләрнең җиһазлануы
Бүлектә барысы 31 кеше эшли, шуларның 16ы аттестацияләнгән хезмәткәрләр. Алар комуфляж төсендәге махсус формалардан йөриләр һәм бронежилет белән тәэмин ителгәннәр. Махсус киемнәрдән булмаганнар да уртак хезмәткә зур өлеш кертәләр. Әйтик, диспетчерлар булып нигездә хатын-кызлар эшли һәм алар үз вазифаларын нык җаваплылык белән башкаручылар. Гомумән, коллектив милекнең төрле формаларын саклау буенча бай тәҗрибә туплаган.
Саклана торган объектлар һәм мониторинг системасы
Хәзерге вакытта юридик затларның 250 объекты һәм гражданнарның яшәү урынындагы милке (барысы 40) ведомстводан тыш сак бүлеге саклавына алынган. Алар барысы да үзәкләштерелгән пультка тоташтырылган. Моннан 8 объектта шәхси оешмаларның (ЧОП) үзәкләштерелгән сак пульты (ПЦО) аша мониторингы алып барыла.
Заманча техника һәм патруль хезмәте эшчәнлеге
Заманча техник чаралар ярдәмендә, компьютер җиһазлары куллану саклана торган объектны тулысынча контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Урамда патрульлек итү һәм радиоканал элемтәсен куллану, төркемгә тоткарлыксыз объектка килеп җитүне тәэмин итә. Бүлек хезмәткәрләре кизү вакытында тулысынча кирәкле корал, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән һәм алар һәрвакыт "хәрби әзерлек"тә.
Патруль төркеменең бурычлары һәм әзерлек таләпләре
Регламент буенча патрульгә чыгу экипаж белән көн саен видеорегистраторга теркәлеп барылучы иртәнге инструктаж, норматив документларга тикшерү, шулай ук самбо алымнары буенча тренаж үткәрелә. Болар хокукка каршы гамәлләр очрагында оператив гамәлләргә әзер булырга мөмкинлек бирә. Физик әзерлек формасы — безнең хезмәттә төп таләпләрнең берсе.
Патрульлек итүче төркемнең төп бурычы — хәвеф сигналына игътибар итеп, тиз арада объектка килеп җитү, сәбәпне ачыклау, хәвефсезләндерү һәм хокук бозучыны эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тапшыру өчен тоткарлау бурычы тора.
Массакүләм чаралар вакытында сак хезмәте һәм коллектив тәҗрибәсе
Массакүләм чаралар (картинг ярышлары, Җиңү бәйрәме, Сабантуй, шәһәр көне, Яңа ел һәм башкалар) вакытында постка иң тәҗрибәле хезмәткәрләр Айзат Шәймәрданов, Илһам Хәмидуллин, Илнар Шамилов куела. Гомумән, коллективка барлык бурычларны үтәгәндә дә ышанып таянырга мөмкин. Егерме елдан артык эшләүчеләр Илнур Гайнетдинов, Илнар Шәйдуллин үрнәгендә күпләр үз вазифаларының осталары дәрәҗәсенә күтәрелделәр.
Хезмәткәрләрнең аерым казанышлары һәм командировкалар
Егетләребез озак сроклы командировкаларга җибәрелгән урыннарда да сынатмыйлар. Әйтик, агымдагы ел башында Ранис Фәһмиев махсус хәрби операция зонасында үз бурычын намуслы үтәде. Полицейский Инсаф Әскәров Татарстан Республикасыннан читтә Россия Федерациясенең югары дәрәҗәдәге вазифаи затларын саклауга алынды. Хәзер аны Булат Галиев алыштырды. Эшкә яңа кабул ителгәннәр дә күп баскычлы сайлап алу системасын уңышлы үтә.
Диспетчерлар эше һәм сигналлар буенча статистика
Пульт диспетчерлары — килеп чыккан гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирүне оештыручы мөһим белгечләрдән башка эш бармый. Сигналлар килмичә тормый. Быел 9 айда сак системасы 70 тапкыр эшләде. Бәхеткә каршы, алар барысы да ялган сигналлар булып чыкты. Саклана торган объектка законсыз үтеп керергә тырышу очракларының булганы юк. Приборлар шулкадәр сизгер дип әйтергә кирәк, алар кайчак вак җәнлекләр кыштырдаган тавышка да эшләп китә.
Хезмәткәрләр тәртип сагында уяу торалар һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзерләр
Коллективның тырышлыгы белән бүлек карамагындагы объектларның нык саклануына ирешелә. Һөнәри бәйрәмебезне матди байлыкларын безгә ышанып тапшыручыларның хезмәтебезне югары бәяләвен белеп билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан барлык хезмәткәрләргә, шулай ук сак хезмәте ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Дамир Сафиуллин, бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры.
Нет комментариев