«Көзге каникуллар» профилактик чарасы бара
Район яңалыклары

«Көзге каникуллар» профилактик чарасы бара

2026 елның 26 октябреннән Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы башланды.

Быел 9 айда республика юлларында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е яраланган. Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр белән бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 13 пассажир-бала һәлак булган. 

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.

Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның „ата-аналар патруле“ инициатив төркемнәре, шулай ук „беренчеләр хәрәкәте“ иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннары буенча тапшырылачак», -диде ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов. 

Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл вәзгыятьләренә бәйле рәвештә, баш автоинспектор юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.
«Көзге каникуллар» чарасы 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев