Саба ветеринария берләшмәсе белгечләре квалификация күтәрү курсларында белем алдылар
Район яңалыклары

Саба ветеринария берләшмәсе белгечләре квалификация күтәрү курсларында белем алдылар

Яңа белемнәр һәм алдынгы технологияләр – терлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешүнең мөһим нигезе.

Саба ветеринария берләшмәсе белгечләре һөнәри осталыкларын даими арттыралар, заманча алымнарны үзләштерәләр. Бу атнада алар «Мөгезле эре терлекләрне һәм савым көтүен биомодельләштерү» темасына квалификация күтәрү курсларында белем алдылар.

Биомодельләштерү — терлекләрнең продуктлылыгын фаразларга, тукландыруны камилләштерергә һәм сәламәтлекләрен нәтиҗәле контрольдә тотарга ярдәм итүче заманча технология.


Нет комментариев