Авыл хуҗалыгында ел әйләнә эш кимеми
«Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе Килдебәк бүлекчәсе һәм «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә техниканы ремонтлау һәм кышкы саклауга кую, хезмәтне саклау, туфракны төп эшкәртү һәм орлык материалын әзерләү буенча баш агрономнар һәм инженерлар катнашында семинар-киңәшмә уздырдылар.
Семинарда катнашучылар парк территориясен, техниканың җитешсезлеген һәм агымдагы ремонтны карадылар. Ындыр табагында орлык материалын әзерләү һәм агулау машиналарын саклауга кую да игътибардан читтә калмады.
Нет комментариев