Районыбызда  модульле почта биналары сафка баса
Район яңалыклары

Районыбызда модульле почта биналары сафка баса

Алар федераль һәм республика бюджеты акчалары хисабына төзелә

Тимершык, Шекше, Эзмә, Курсабаш, Юлбат, Сатыш, Олы Кибәче авылларында модульле почта биналары төзелеше бара. Алар федераль һәм республика бюджеты акчалары хисабына сафка баса. Яңа биналар клиентлар һәм хезмәткәрләр өчен дә заманча уңайлылык стандартларын исәпкә алып төзелә. Проект нигезендә бина халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен тулысынча җайлаштырылачак.

Тудырылачак шартлар халыкка хезмәт күрсәтү вакытын сизелерлек кыскартырга, күрсәтелә торган финанс һәм дәүләт хезмәтләре спектрын киңәйтергә, шулай ук интернет-сәүдәнең тотрыклы эшен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Халык һәм автоматлаштырылган сортировкалау линияләре урнаштыру нәтиҗәсендә маркетплейсларга күбрәк заказлар бирә алачак.


Нет комментариев