Бу кышта ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан барлыгы 11 шәһәрдә тукталачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Бу – Горький магистралендә әлеге состав йөри башлаганнан бирле рекордлы сандагы тукталыш», – диелә хәбәрдә.
Быел Кыш бабай поезды Россия буенча алтынчы сәяхәтенә кузгала, ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгта башлана һәм 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак.
«Кыш бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция, аның алдында – паровоз, ә составта кышкы тылсымчы белән очрашу өчен салон-кабул итү бүлмәсе, уеннар һәм квестлар өчен әкият авылы һәм Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенирлар кибете, чәй эчү өчен ресторан һәм буфет урнашкан», – дип сөйләде Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырылачак.
Кыш бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыкты. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган һәм 128 мең чакрымнан артык юл үткән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/poezd-deda-moroza-pribudet-v-kazan-14-dekabrya-5931179
Нет комментариев