Котлыйбыз!
Бүген хөрмәтле җитәкчебез — «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Шамил Мөхәммәтович! Туган көнегез котлы булсын! Сезгә саулык, җаваплы эшегездә зур уңышлар, бетмәс көч-куәт, оптимизм, беркайчан да бетми торган иҗат дәрте һәм барлык уй-максатларыгызның тормышка ашуын телибез. Йортыгызда иминчелек булсын, һәр якты көнгә куанып, шөкер итеп яшәргә язсын!
Олы ихтирам белән «Саба-информ» редакциясе коллективы.
Нет комментариев