Экстримда - батырлык, трассада - осталык: Булат Гариповны котлыйбыз!
Район яңалыклары

Экстримда - батырлык, трассада - осталык: Булат Гариповны котлыйбыз!

Синең чемпионнарың, Саба!

Булат Гарипов – Саба районында эндуро мотоциклларында шөгыльләнүче яшь, сәләтле спортчыларыбызның берсе! Ул Саба гимназиясенең 10 нчы сыйныфында белем ала. Бу экстремаль спорт төрен Булат Олы Арташ авылында узган эндуро ярышларында очраклы гына күреп ала һәм кызыксынып китә. Хәзер Булат эндуро белән ныклап шөгыльләнә, һәр ярыш саен осталыгын арттыра. Быелгы сезонны да ул уңышлы тәмамлады – Татарстан чемпионатының бронза категориясендә икенче урынга лаек булды!

Шушы көннәрдә Биектауда эндуро моточемпионатында катнашучыларны бүләкләү тантанасында Булатка Татарстан Республикасы Мотоцикл спорты федерациясе Кубогы тапшырылды! Саба районы өчен бу –  аерым горурлык! Әле яшь булуына карамастан, Булат шундый экстремаль спорт төрендә республика күләмендә югары нәтиҗәгә иреште! Ул – яшьләр өчен чын үрнәк!

Афәрин, Булат! Котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур җиңүләр телибез!


Нет комментариев