Сабабаш авылында яшәүче Сөембикә Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Район яңалыклары

Сабабаш авылында яшәүче Сөембикә Абдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Зиннәтуллин, юбилярның элеккеге эш урыннан - Саба инкубатор-кошчылык станциясе директоры Рамил Фәйзуллин котлады.

  Сөембикә Абдулла кызы 1936 елның 25 нче октябрендә Сабабаш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Алар гаиләдә җиде бала үсәләр. Башлангыч белемне туган авылында ала. Әтиләре сугыштан кайткач урманчы булып эшләвен дәвам итә. Шуңа күрә кыз укуын төрле авыл мәктәпләрендә дәвам итеп 9 класс белем ала. Комсомол путевкасы белән Казан шәһәренә эшкә китә. Анда өч ел шәһәрне яшелләндерү оешмасында эшли.1967 елдан Свердловск өлкәсендә хәрби заводта эшли. 

1969 елда туган авылына кайта. Кайтуга Сабага эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы "Саба инкубатор-кошчылык станция"сенда 22 ел цех җитәкчесе булып эшли. Эшләү дәверендә бик күп грамоталар һәм бүләкләргә лаек була.

Сөембикә Абдулла кызы сеңлесе Рәзифә тәрбиясендә яши. Бүгенге көндә алар дүрт бертуган кыз бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Юбиляр аларга игътибарлары һәм җылы карашлары өчен рәхмәт әйтеп гомер кичерә.


Нет комментариев