Балалар һәм яшүсмерләр фольклор коллективларының I төбәк фестивале Бөгелмә шәһәрендә узды
Проект «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең грант конкурсында җиңүче булды. «Дубая» халык музыка кораллары ансамбле фестивальдә чыгыш ясап, музыка мәктәпләре арасында «Инструменталь фольклор» номинациясендә 3нче урын өчен кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
Ансамбль шулай ук халык фольклоры буенча мастер-классларда катнашты, тематик күргәзмәләр белән танышты. Фестиваль иҗади алмашу һәм фольклор мирасы байлыгы белән танышу мәйданчыгына әверелде.
Нет комментариев