Яшь спортчыларыбыз өстәл теннисы буенча Кукмара башлыгы кубогының 3 нче этабында катнашты
Спорт яңалыклары

Яшь спортчыларыбыз өстәл теннисы буенча Кукмара башлыгы кубогының 3 нче этабында катнашты

Теннисчыларыбыз уеннарда яхшы нәтиҗә күрсәтте

  24 октябрь көнне Кукмарада Кукмара районы башлыгы кубогының 3 нче этабы тәмамланды. Ярышлар ялгыз разрядта узды. Безнең команда составында 9 спортчы район данын яклады. Ир-атлар арасында Илсаф Латыйпов – җиңүче, Камил Вилданов бронза призер булды. Хатын-кызлар арасында Екатерина Ищенко һәм Галина Гороховатченко көмеш һәм бронза медальләргә ия булдылар, ә Азалия Мортазина беренче нәтиҗәне күрсәттеләр.


Нет комментариев