Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.
Миңсырур Низами кызының гомер юлы — сабырлык, тырышлык һәм фидакарь хезмәт үрнәге. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе фронтта хәбәрсез югала. Үзе исә яшьли колхоз эшләрендә катнаша, урман кисә, ашлык төйи, соңрак фермада хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» һәм Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1954 елда Гарифулла абый белән гаилә кора. Олы Шыңар мәктәбендә 22 елга якын пешекче булып эшли. Бүгенге көндә Миңсырур апа балаларының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Аның 7 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Нет комментариев