Явлаштауның «Тамаша» театр коллективы иштуганлыларга тамаша күрсәтте
Район яңалыклары

Явлаштауның «Тамаша» театр коллективы иштуганлыларга тамаша күрсәтте

«Театр - яктылыкка, нурга илтә»

25 октябрьдә «Театр - яктылык һәм нур ул!» театр фестивале кысаларында Иштуган авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Явлаштау авыл мәдәният йортының «Тамаша» театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» әсәре буенча куелган спектакльне тамашачыларга тәкъдим итте.

Сәхнәдә төрле буын вәкилләре берләште. Аеруча хөрмәткә лаек өлкән артистлар - 73 яшьлек Ринат Шамилов һәм Сәридә Мусина, лаеклы ялда булган Рәгыйдә Сабирова, Фәридә Фәйзрахманова, Тәгъзимә Галиева, Фәүҗәт Ганиев һәм Гәүһәрия Әхмәтҗановалар сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Ә яшь артистлар Адилә Әхмәтҗанова һәм Илүзә Галимҗанова өлкән буын белән бер сәхнәдә уйнап, театр сәнгатенә булган мәхәббәтләрен исбатладылар.

Спектакльне сәхнәгә куючы һәм коллектив җитәкчесе -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәүһәрия Әхмәтҗанова.

 «Әлеге матур әсәрнең авторы Рәмзия Хөсәеновага ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез!» — ди Гәүһәрия ханым.


Нет комментариев