«Театр – яктылык һәм нур ул!» театраль фестивале дәвам итә
24 октябрь көнне театраль фестиваль кысаларында Ике Басу Арташ мәдәният йорты сәхнәсендә Сабабаш авылының һәвәскәр артистлары чыгыш ясады. Алар тамашачыларга танылган драматург Әмир Камалиевның (Аманулла) «Итәкле кияү» әсәре буенча куелган ике пәрдәле комедияне тәкъдим итте.
Спектакльнең үзенчәлеге шунда: сәхнәдә профессиональ артистлар түгел, ә көндәлек тормышта төрле һөнәр ияләре булган гади авыл кешеләре уйнады. Һәркайсы үз эшендә җаваплы вазифа башкарса да, аларны театрга мәхәббәт, һәм тамашачыга матур мизгелләр бүләк итү теләге берләштерә.
Гәрәз образын — иминиятләштерү агенты Ринат Ганиев, Дүсил ролен — төзүче Ренат Нургалиев, Сөрмәнне — Сабабаш төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Данис Хасбиев, Казбекне — хисапчы Илфар Габдрахманов, ә Мәүлия образын шул ук мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алинә Хасбиева гәүдәләндерде.
Иң сокландырганы — үзешчәннәр әлеге ике пәрдәле спектакльне нибары ай ярым вакыт эчендә әзерләп, сәхнәгә чыгаруга ирешкән. Көндәлек эш-мәшәкатьләрдән соң репетицияләргә җыелу, рольләрне өйрәнү, образларның холык-фигылен ачу зур тырышлык сорый һәм ул сәнгатькә чын күңелдән бирелгән кешеләрнең генә хәленнән киләдер. Спектакльнең режиссеры, Сабабаш клубы мөдире Айгөл Нургалиева өчен бу иҗади эш аеруча кадерле.
«Әлеге әсәрнең авторы — Әмир абый Камалиев. Халыкка ул Аманулла тәхәллүсе белән дә таныш. Мин Казан театр училищесында укыганда, ул безнең остазыбыз булды. Әмир абыйны бик көчле драматург, талантлы педагог һәм үз эшенең чын остасы буларак хәтерлим. Аның исемен, иҗатын онытмасыннар, әсәрләре сәхнәләрдә яшәвен дәвам итсен иде дигән теләк белән нәкъ менә аның пьесасын сайладым. Кызганыч, Әмир абый 2019 елда арабыздан китте. Әлеге спектаклебез аның якты рухына дога булып барып ирешсен иде», — дип уртаклашты Айгөл Нургалиева.
Сабабаш һәвәскәрләренең бу чыгышы — театрга булган ихлас мәхәббәтнең, бердәмлекнең һәм тырышлыкның матур үрнәге. Барлык артистларга, спектакльне сәхнәгә куючы Айгөл Нургалиевага иҗади уңышлар, яңа рольләр, яңадан-яңа сәхнә әсәрләре һәм тамашачы мәхәббәте телибез! Театр уты сүнмәсен, авыл сәхнәләре һәрчак гөрләп торсын!
Нет комментариев