Саба гимназиясе «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык»республикакүләм бәйге җиңүчесе булды
Район яңалыклары

Саба гимназиясе «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык»республикакүләм бәйге җиңүчесе булды

Котлыйбыз!

Саба гимназиясе әлеге мәртәбәле бәйгедә «Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, интернационалист сугышчылар һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар турындагы хәтерне саклау буенча иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады! 

 Бәйгенең төп максаты — халыклар бердәмлеген ныгыту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Татарстан халкының хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендәге иң яхшы иҗтимагый инициативаларны ачыклау.

Саба гимназиясе коллективын зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа уңышлар, иҗади ачышлар һәм зур казанышлар телибез!


Нет комментариев