Районыбызның яшь волейболчылары Спартакиада җиңүчеләре булды
Район яңалыклары

Районыбызның яшь волейболчылары Спартакиада җиңүчеләре булды

Бездә кабат - беренчелек!

Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында Спартакиада узды. Саба районыннан волейбол буенча ярышларда Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча волейбол буенча егетләр һәм кызлар җыелма командалары 1нче урыннарны яуладылар. Укучыларның тренерлары Альберт Биктимеров, Нурдил Шәехов. Котлыйбыз!


Нет комментариев