Коррекцион мәктәптә бала күңеленә ачкыч таба беләләр
Безгә язалар

Коррекцион мәктәптә бала күңеленә ачкыч таба беләләр

Сигез ел уку дәверендә мин бу мәктәп укытучыларына сокланып туя алмыйм. Дүрт укытучы алышынды, дүртесен дә бик яраттык, үз иттек...

Фото "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты"ның ВКдагы шәхси битеннән алынды
Фото "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты"ның ВКдагы шәхси битеннән алынды

Минем 1 группа инвалид улым Ислам Галиев Кызыл Мишә авылындагы коррекцион мәктәптә укый, өйгә килеп укыталар. Укыту балаларның сәламәтлек дәрәҗәсеннән чыгып башкарыла, укытучылар балалар белән сөйләшеп, китап укып, рәсемнәр ясау белән шөгыльләнәләр. Әниләргә ял бирү чарасы да ул.

Улым теләсә кем белән утыра алмый, тыңламый. Чөнки авыруы катлаулы, әмма һәр укытучыны үз итте. Укытучыларның гел алышып торуын теләмәдек, бу юлы бер укытучы гына укытсын иде, дип сорадык. Безне Наилә Мөхәммәт кызы укыта, бик яратабыз, хөрмәт итәбез үзен. 

 Бу мәктәптә үз эшенең осталары булган искитмәле белгечләр эшли. Авыру балалар дөньясында кайнап, аларны үз итеп яшиләр алар.

Яңа ел бәйрәмнәренә аерым тукталмый булмый. Күчтәнәчләре һәрчак зәвыклы, кирәкле, файдалы әйберләр генә тутыралар. Иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Бүләк-уенчыкларның бөтенесенең сыйфат сертификаты бар. Балаларга аллергия булмасын, начар тәэсир итмәсен өчен бүләкләргә аерым зур игътибар бирәләр. 

Һәр елны сентябрь ахырында мәктәп гошер тарата. Авыл халкына мең рәхмәт. Безгә дә укытучыбыз Наилә Мөхәммәт кызы мул итеп сыйфатлы бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кабаклар китерде. Бу шундый зур ярдәм булды. Авыру балаларның күңелләрен күреп, шулар тормышында яшәгәннәре өчен мәктәп директорына, завучка, барлык укытучыларга, иганәчеләргә, бар кешегә дә, мең рәхмәт яусын.

Ә бит бу балалар психик яктан авыр, шуңа алар белән уртак тел табу да кыен. Әлеге олы йөрәкле укытучылар таба, балаларны алдалап, мәҗбүри яраттырып булмый. Бәйрәмнәрдә ул сабыйларның сөенүләрен, күңел ачуларын күрү — болар барысы да әлеге укытучыларның һөнәри осталыгының никадәр югары булуын күрсәтә. 
Ислам Галиевның әнисе Дания Галиева, Байлар Сабасы.


Нет комментариев