Россиядә даруларны бушлай алучылар исемлеген үзгәртәләр
Яңалыклар

Россиядә даруларны бушлай алучылар исемлеген үзгәртәләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөрәк авырулы кешеләрне бушлай дәвалау программасын киңәйтергә тәкъдим иткән.

Фото: © Рамиль Гали / "Татар-информ".
Фото: © Рамиль Гали / "Татар-информ".

Сәламәтлек саклау министрлыгы йөрәк-кан тамырлары авыруларын кичерүчеләрне бушлай дарулар белән тәэмин итү программасын киңәйтүне күздә тоткан хөкүмәт карары проектын әзерләгән. Бу хакта «ТАСС» министрлыкның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

«Министрлык чир кичергәннән соң 2 ел дәвамында даруларны бушлай бирүне күздә тоткан чирләр исемлеген киңәйтүне күздә тоткан Хөкүмәт карары проектын әзерләде», — дип хәбәр иткән агентлыкка әңгәмәдәше.

Биредә сүз инсульт, инфаркт, йөрәгенә операция кичергән, кан тамырларына стент куйдырган һәм канында липидлар концентрациясе бозылган, ягъни холестерины бик нык күтәрелгән кешеләр турында бара. Аларга дәвалану өчен бушлай дарулар бирү күздә тотыла.

Хәзерге вакытта дарулар белән бушлай тәэмин итү программасы түбәндәге биш төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм операцияләр: инсульт, инфаркт кичергән, йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча катетер, шунт куйдырган һәм коронар артерияләренә стент белән ангиопластика ясаткан сырхауларга гына кагыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-darularny-buslai-alucylar-isemlegen-uzgartalar-5931204


Нет комментариев