Мичтә тавык итеннән шашлык кыздырабыз
Аш-су

Мичтә тавык итеннән шашлык кыздырабыз

Тәмле һәм җайлы рецепт

Шашлык әзер!
Шашлык әзер!

Безгә кирәк була: тавык ите 600 г, соя соусы – 40 мл., үсемлек мае – 40 мл., бал 1 аш кашыгы бал, лимон – 0,5 шт, сарымсак – 3 тырнак, 1 аш кашыгы тавык өчен тәмләткеч.

Әзерләү тәртибе:

1. Тавыкның майсыз, ак итен яхшылап юарга һәм зур шакмакларга турарга кирәк.

2. Маринад өчен савытка соя соусы, бал, вак итеп туралган сарымсак, тәмләткечләр һәм ярты лимон согы кушыгыз.

3. Маринадка туралган тавык итен салыгыз һәм берничә сәгать суыткычта тотыгыз яки төнгә калдырыгыз.

4. Шпажкаларны 30 минут салкын суда тотыгыз.

5. Маринадланган ит кисәкләрен шпажкаларга тезегез.

6. Шпажкаларны мичтә 200 градуста 30 минут пешерегез. Вакыт-вакыт алып, төрле яктан кызарып пешсен өчен әйләндереп торыгыз.


Нет комментариев