Хәрби билеты булмаган ир-атларга чит ил паспорты бирмәскә мөмкиннәр
Яңалыклар

Хәрби билеты булмаган ир-атларга чит ил паспорты бирмәскә мөмкиннәр

Хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ир-атның хәрби билеты булмаган очракта чит ил паспортын рәсмиләштерүгә документлар кабул итмәскә мөмкиннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Фото: © Михаил Захаров / "Татар-информ".
Фото: © Михаил Захаров / "Татар-информ".

Башка хәрби учет документларына – мәсәлән, хәрби комиссариаттан билгеләнгән үрнәктәге белешмә булмау да чит ил паспорты бирмәскә нигез булырга мөмкин.

Шулай ук Россия гражданины паспортының гамәлдә булу вакыты чыгуга бәйле чит ил паспортын рәсмиләштерүдән баш тарту сәбәбенә әйләнәчәк.

Документларны рәсмиләштерүгә кабул итүдән баш тартырга мөмкин булган башка сәбәпләр арасында – фотографиянең кирәкле форматта булмавы, бирелгән гаризада дөрес булмаган яки хаталы мәгълүмат, шулай ук аны дөрес тутырмау.

Документларны карау этабында ук гражданинга, әгәр аның аеруча мөһим яки яшерен мәгълүматларга керү мөмкинлеге булса, ул суд тарафыннан йөкләнгән йөкләмәләрне үтәүдән читләшә, банкрот булып тора, шулай ук хезмәт үтә яки ФСБ хезмәтеннән азат ителгән булса, баш тартырга мөмкиннәр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarbi-bilety-bulmagan-ir-atlarga-cit-il-pasporty-birmaska-momkinnar-5931248


Нет комментариев