«Батарейканы тапшыр - планетаны коткар!» акциясе
Мичән төп мәктәбендә ел саен үткәрелә торган эшкә яраксыз батарейкалар җыю акциясе бу уку елында да зур уңыш белән үтте. Укучылар бергәләп 13 723 кг батарейка җыйдылар — бу табигатьне саклауда чынлап та зур өлеш! Иң актив укучылар Азария Валиева — 1,550 кг; Салават Халиков — 1,530 кг; Ильдан Мөбарәков — 1,220 кг кулланылган батарейка алып килеп тапшырдылар.
Югары сыйныф укучылары арасында лидерлар: Раян Салимов — 1,603 кг; Әмир Гималтдинов — 0,966 кг; Ренас Ашаров — 0,961 кг.
Бу мөһим эш тәрбия эше буенча директор урынбасары Финә Мәгъруф кызы Сабирҗанова җитәкчелегендә гамәлгә ашырылды. Афәрин!
Нет комментариев