Районыбызга эшлекле визит белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде.
Министр район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә районыбызның икътисадый үсеш векторын билгеләүче төп җитештерү мәйданчыкларында булды.Иң элек «Саба» индустриаль паркындагы резидентлар белән очрашты.«Цинк Саба» җәмгыятенең тиздән сафка басачак вак формалы детальләрне кайнар цинклау заводы төзелеше белән танышты.Биредә инде инженер инфраструктурасы төзелеше этаплары тәмамланган.
«Цинк Саба» заводы: төзелеш һәм перспективалар
Алдагы көннәрдә цинклау җайланмаларын урнаштыру күздә тотыла.Яңа завод төзелү мәйданны арттыру гына түгел, җитештерүчәнлекнең яңа дәрәҗәсен дә барлыкка китерәчәк. Киңрәк спектрлы заказларны үтәү, җитештерүчәнлекне арттыру, заказларны башкару вакытын кыскарту мөмкинлеге булачак.Шулай ук ГОСТ таләпләрен һәм стандартларны катгый саклау шартлары да үтәлергә тиеш.Бу металл конструкцияләрнең коррозияга каршы торучанлыгын тагын да яхшыртачак.
Индустриаль парктагы резидентлар һәм аларның эшчәнлеге
Мидхәт Рәфкать улы шулай ук «Металлек» заводының яңа цехы төзелеше белән дә танышты.
«Бүген „Саба“ индустриаль паркында барлыгы 26 резидент белән килешү төзелгән»,- дип таныштырды парк җитәкчесе Илшат Хуҗин.
Шуларның 16сы тулы куәтенә эшчәнлек алып бара, калганнары проект һәм финанслау эшләрен башкаралар. Министр эшлекле визитын «Саба» индустриаль паркының азык‑төлек кластерында дәвам итте. Агропаркта бер‑бер артлы җитештерү корпуслары һәм склад биналары арта тора.
Азык‑төлек кластеры: дәүләт ярдәме һәм җитештерү планы
Резидентлар дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдаланалар: заемнар, ташламалы кредитлар алалар. Күп кенә резидентлар инде төзелеш‑монтаж эшләрен төгәлләгәннәр. Алар киләчәктә җиһазларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру һәм көйләп җибәрү белән шөгыльләнәләр. Илшат Хуҗин әйтүенчә, 10 гектар мәйдан 10 резидентка бүленеп бирелгән. Алкогольсез эчемлекләр заводы һәм «Юлбат» яшелчәләр сату үзәге үз эшчәнлеген башлаган.
Гранат суы җитештерү: резидентның проекты һәм үсеш планы
Алдагы резидентлар 2027 елның беренче кварталында җитештерүне башлап җибәрәчәкләр. Мидхәт Рәфкать улы азык‑төлек кластерының 10 резиденты белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады. Югары сыйфатлы гранат согы җитештерелә торган цех эшчәнлеге аеруча кызыксыну уятты. Цех 1 июльдән эшчәнлекне башлап, продукцияне чыгара башлаган. Алга таба җитештерүчәнлекне киңәйтергә, алма согы ясарга ниятлиләр.
Гранат согыннан – «Сабинка» суына
Казаннан килеп эшләүче эшмәкәр Мирзаян Хәйруллин шифалы сок ясау технологияләре белән таныштырып, дәүләт ярдәмнәренә рәхмәт белдерде.
«Гранат согының файдасын һәркем яхшы беләдер. Мин мондый фикергә 2019 елда короновирус башлангач килдем», - ди Мирзаян Хәйруллин.
Җәмәгате авырый башлагач, гранат суы белән кызыксынып, үз эшне оештырган. Башта Казанда арендага цех булдырып эшли башлаган, аннары Сабага күчкән. «Үзебезнең „Сабинка“ дип аталган суны да булдырып сатуга чыгарырга уйлыйбыз», — диде ул.
Башка җитештерү объектлары белән танышу
Министр шулай ук «Саида» җәмгыятенең прәннек җитештерү заводы төзелеше һәм инде эшчәнлеген башлаган «Юлбат» яшелчәләр һәм җиләк‑җимеш сату үзәге белән танышты.
«Бирегә беренче тапкыр гына килмибез. Эш башында ук Рәис Нургалиевич белән танышып чыккан идек», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Инфраструктура төзелешенә ташламалы заемнар буенча ярдәм чаралары күрсәтелгән.Эшне башлап җибәрү өчен юл, газ, ут белән тәэмин ителү кирәк, шуңа күрә программалардан файдаланылган. Бүгенге максат — резидентларның проектлары ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын ачыклау.
Министрның фикерләре һәм киләчәккә планнар
«Бу республика буенча күрсәтмә парк санала. Эшмәкәрләрнең план‑максатлары бик зур», — диде министр.
Очрашу резидентларның фикер‑тәкъдимнәрен тыңлап, ярдәм чараларын киңәйтү өчен мөһим.
«Алга таба да әлеге проектларны төрле программалар нигезендә бергә‑бергә тормышка ашырырбыз дип ышанам», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Министр шулай ук районның социаль объектлары — «Кәеф» яшьләр һәм «Оста» балалар иҗаты үзәгендә булды.
Нет комментариев