Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремлендә фотограф Рамил Галинең күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы вакыйгалар, танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең фотолары урын алган.

14 августта 16.00 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» Күргәзмәләр залында Казан фотографы Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә беренче Президент сайлаулары вакытындагы митингларда төшерелгән, 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башындагы танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең, шулай ук гади казанлыларның тормыш-көнкүрешен сурәтләгән фотолар урын алган.

Быел Рамил Гали үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтә. 1985 елдан бирле ул Татарстанның гаммәви мәгълүмат чараларында эшли. Аның эшләре белән «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында танышырга мөмкин. 2000 елда ул «Комсомольская правда» газетасы чакыруы буенча Мәскәүгә күчеп китә, алга таба «Коммерсант» һәм «Гудок» газеталары белән хезмәттәшлек итә.

2009 елда Рамил Галине Нью-Йоркка «Tourism» журналына эшкә чакыралар. Бер елдан соң Мәскәүгә әйләнеп кайткач, ул «Труд» газетасында фотохәбәрче булып эшли. 2015 елда Рамил Гали Казанга кайтырга карар кыла һәм «Комсомольская правда» газетасында хезмәт куя, ә 2016 елда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фотохәбәрче булып күчә.

Фото: Александр Эшкинин/архив

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X