Төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз
Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз, дип әйтә халык сынамышы. Һава торышына бәйле сынамышлар да шактый күп. Мәсәлән, августның беренче атнасында тотрыклы көннәр сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә, бу айда бәс төшсә – иртә кышка ишарә, берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
Болардан тыш дистә еллар дәвамында һава торышын язып барган тәҗрибәле кешеләр дә бар. Без аларга еш мөрәҗәгать итәбез. Алга таба көннәр ничек булыр, яңгырлар яумасмы, басуларда ашлык җыелып, исән-имин амбарларга кайтып җитәрме? Балтач районының Яңгул авылыннан Әмир Шәрәфиев һава торышының алга таба уңайланасын хәбәр итә.
– Бу салкын яңгырлар әз генә иртәрәк булды. Урып-җыю башлангач, бер була торган иде ул. Нәрсәгә шулай булды икән дигән идем, ай арасы җиткән икән. Мин бу ике көнлек яңгырны 12ләре тирәсендә көткән идем. Көннәр июльдәге кебек үк эссе дә булмас, төннәр озын бит. Алдагы көннәрдә әйбәт һава торышы күзәтелә. Август гадәти яхшы җәй ае булыр. Урыны-урыны белән яңгырлар явар. Быел июльнең шулай җылы килүен фаразлаган идек, былтыр җәй булмады да бит.
– Әмир абый, урып-җыюга куркыныч янамыймы?
– Юк, зыянлы булмас. Шулай да 20ләре тирәсендә циклон булырга мөмкин. Бәлки аңарчы урып-җыю эшләрен төгәлләп тә куярлар инде. Августта яңгырлар булу – гадәти хәл бит. Урыслардагы “Баллы” һәм “Алмалы” спас-яңгырлары булмыйча калмый. Аның берсе булды инде. Христианнарның сынамышлары шактый дөрескә килә. Сентябрьдә бәрәңге казый башлаганда, яңгырлар куркытып алыр. Хәер, хәзер бит кеше бәрәңгене күп утыртмый. Алданрак тотынучылар өлгерер, соңрак та казып алырга була. Хәзер авылда бәрәңгелектә печән чәчеп үстерәләр бит. Ә менә алдагы кыш шактый салкын киләчәк.
Кыяр-помидор кебек яшелчәләрнең уңышы августта ничек булачак, дигән сорау да кызыксындырды безне. Әмир Шәрәфиев болай ди:
– Ике-өч көнлек суыкның кыярларга зыяны булды, бигрәк тә ачык грунтта җитешкәннәре уңышны киметә. Помидорга да зыяны тиде. Оста бакчачылар помидорларны, яңгыр була башласа, каплап тора. Су буендагы бакчаларга фитофтора төште инде. Бәрәңгеләр әйбәт булыр дип уйлыйм. Быел корылык булды, диләр. Унынчы елгы кебек үк булмады ул, чөнки туфракта дым күп иде. Кайбер районнарда корылык үзен сиздерде. Нурлат районындагы танышым, бәрәңгеләр көеп бетә инде, ди. 17ләп районда шундый коры һава торышы сакланды.
Игеннәрне җыеп алуга килгәндә, Лаеш районы Хәерби авылында яшәүче 49 ел агроном булып эшләгән Шамил Кушмин урып-җыю өчен һава торышының бик яхшы килүен белдерә. “Техника эшләп торса, бар да әйбәт булачак. Урып-җыюга 25 июльдә чыккан идек, инде эшнең яртысын тәмамладык. Көннәр әйбәт торганда, эш вакытында бетәргә тиеш. Яздан, сүз дә юк, бераз тоткарлык булды, суык та килде, яңгыр да булмады. Ә урып-җыю өчен менә дигән вакыт хәзер. Кемнең техникасы, “сушилка”сы бар – мондый хәлдә җыеп алу тиз булачак. Без бүген арпа сугабыз. Ул 22 процент дымлылык белән кайта. Кибеп бетсен өчен 14-15 процент тирәсе булырга тиеш. Хәзер күп очракта ашлык киптерү җайланмасыннан башка булмый”, – ди тәҗрибәле агроном.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев