Рәсимә Галиева автор яңалыклары
-
Җиде буын бабаңны да белмәсәң...
Быел Татарстан архивлары йөз еллык бәйрәмнәре уңаеннан шактый күп эш башкарган. Матди-техник базаны ныгыту, чит илдәге архив идарәләре белән эшлекле багланышлар урнаштыру, яңа бәйгеләр үткәрү республикада архив эшен бермә-бер көчәйтеп җибәрде. Әмма шул ук вакытта бездәге архив эшчәнлеге чит илдәгедән шактый калыша әле. Бу хакта Татарстан архив эшчәнлегенең еллык йомгагында да әйтелде. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Түти (тормыш язган хикәят)
– Җәмил, Харис, Зөлхиҗә, Нурлыгаян, Нәгыйм, Зәйнәпбикә, килегез, аякларыгызны юып ятыгыз! Тизрәк килегез дим, су суына. Үләм, көн саен юып торам бит, Нурлыгаян, кай арада чебиләп беткән бу аякларың... Әти-әниләрне күргән дә юк, тәмам хәлдән таям шуларның балаларын карап... уф, арытты...
-
Кияү (тормыш язган хикәят)
– Әллә килеп тә җиттеләрме?! Сәрия, сулуы кабып, тәрәзәгә капланды. Ә анда көзнең соңгы яфракларын тузгытып җил котыра. Ишегалларын, капка төпләрен кичә генә җыештырып керделәр югыйсә. Саргайган яфраклар агачларда да калмады диярлек. Ә җилнең үз кануны. Тузгытыпмы тузгыта.
-
Төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз
Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз, дип әйтә халык сынамышы. Һава торышына бәйле сынамышлар да шактый күп. Мәсәлән, августның беренче атнасында тотрыклы көннәр сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә, бу айда бәс төшсә – иртә кышка ишарә, берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
-
Кортлар тәртип ярата
Бал булырмы, әллә юкмы? Быел умартачылар җәй башланганнан бирле нинди уңыш булачагын төрлечә юрады. Һава торышы да республиканың төрле җирендә төрлечә булды. Кайдадыр яңгырлар күп яуды, кайсы район җирлекләрендә бөтенләй диярлек булмады. Июнь дә салкын килде. Шуңа да оста умартачылар быел бал күп дияргә ашыкмый, һәркем елдагыча дип кенә җавап бирә. Бал кортларын яхшылап караучылар гына откандыр, балы да кешесенә карап кына күп, дип әйтүчеләр дә булды.
-
Эсседә халыкны тыеп булмый
Республикада кызу көннәр дәвам итә. Бу – әле сулыкларда коенучылар, комлыкларда кызынучылар саны кимемәячәк дигән сүз. Мондый вакытта хәвеф-хәтәр дә ерак йөрми. Быел да Татарстан сулыкларында су коену сезонында 58 кеше батып үлгән, 70тән артык бәла-каза килеп чыккан. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
-
Ул хурлыкка түзә алмыйча иренең икенче хатын белән никах мәҗлесенә бәреп керә (гыйбрәт)
– Хәят, почта килмәдеме?
-
Шөрепле уенчык эзләдек
Ял көннәре балага уенчык эзләп үтте. Хәзер кибетләр күп, җаның теләгәнен алырга була, дип әйтергә ашыкмагыз. Икенче көннең азагында гына үзебез теләгәнен таба алдык. Андыйны, чынлап та, табу авыр икән. Хикмәт шунда: җомга кич ишек йозагы ватылганнан соң, тиз генә яңасына алыштырып куйдык. Искесе белән улыбыз уйнаганга әллә ни игътибар да бирмәдек.
-
Бала чактагы курку туксанга җиткәч тә бетмәде [булган хәл]
Бу бәләкәй генә өйдә яшәүче ак яулыклы әби белән күптән сөйләшәсем килә иде. “Балачактан тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәмдә күтәргән карт кыз мин”, – дип башлады ул сүзен. Гадәттә, ул аз сөйли, күбрәк башкаларның хәлен сораша иде. Бу юлы Мөсфия әбине туктатып булмады. Каһәрле елларга туры килгән балачагын бәян итте ул.
-
“Дулкын” Сабадан тарала
Сабада радио күптәннән сөйли. Тарихта билгеле булганча, районда беренче радио “почтадан бульнискә” кадәр ераклыкка сөйләгән. Әнә шул чыбыклы радиодан башланган вакыйгаларның соңгы 40 елы радиодиктор Әлфия Мөбарәкова исеме белән бәйле. Районда 2000 елда “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оеша. Аннан соң бер-бер артлы башка районнарда да радиолар ачыла. Соңгы хәбәрләрдән ишетелгәнчә, алар бер-бер артлы ябыла да башлаган. Сабада исә бер ай элек тәүлек буе сөйләүче радио барлыкка килде. “Дулкын” радиосы яңалыклары турында бүген дә директор булып эшләүче Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова белән әңгәмә кордык.
-
Синеке арта, минеке – юк...
Халыкта, пенсия акчасы арта икән, дигән хәбәр нәкъ бер ел элек яшен тизлегедәй таралды. Һәркем үз җирлекләрендәге пенсия бүлекләренә ашыкты. Аңа кадәр дә документларын тапшырып, пенсия акчасының күләмен арттыручылар булган-булуын. Монда сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыгучылар турында бара. Пенсияне кабат санатып алырга теләүчеләрнең саны бүген дә кимемәгән.
-
Башта язалар, үзләре соңрак шул ук ирне кызгана башлыйлар
Ир белән хатын аерылыша да, икесе ике якка китеп бара. Андыйларга бала хакы, сабыйга әти-әни, гаилә җылысы кирәклеге хакында сүз сөйләп торуның мәгънәсе юк. Ә менә ашатырга ризык, кияргә кием кирәк була башлагач, акча мәсьәләсе килеп туа. Ир кеше алимент түләми, ә ике җирдә эшләп тә акча җиткерә алмаучы хатын-кыз суд приставлары юлын таптый башлый.
-
Замана баласы ничек һөнәр сайлый
Кичә Казан федераль университетында “Ачышлар төне” булды. Ул 2 меңнән артык тамашачы җыйган. Бу соңгы елларда булачак студентлар өчен үткәрелеп килә торган үзенчәлекле чараларның берсе. Һәрбер укыту юнәлеше ачык һавада үз чатырын булдырып, үз һөнәрләренә кызыксыну уятырга тырышты.
-
“Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш)
Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.
-
Юлда тәртип бозмыйлар
Юлдагы фаҗигаләрне булдырмый калу күп хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Һәр күрсәтмәне вакытында эшләгәндә генә тәртип булачак. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең Хөкүмәт йортында узган чираттагы утырышында төп фикер шундый булды.