Кортлар тәртип ярата
Бал булырмы, әллә юкмы? Быел умартачылар җәй башланганнан бирле нинди уңыш булачагын төрлечә юрады. Һава торышы да республиканың төрле җирендә төрлечә булды. Кайдадыр яңгырлар күп яуды, кайсы район җирлекләрендә бөтенләй диярлек булмады. Июнь дә салкын килде. Шуңа да оста умартачылар быел бал күп дияргә ашыкмый, һәркем елдагыча дип кенә җавап бирә. Бал кортларын яхшылап караучылар гына откандыр, балы да кешесенә карап кына күп, дип әйтүчеләр дә булды.
Әле бал аерту сезоны төгәлләнеп килә дип әйтергә иртәрәк. Быел әүвәлге еллардагы кебек, эш август аена кергәч кенә башланды. Атна-ун көндә күпчелек умартачылар эшләренең шактый өлешен башкарып та куйдылар инде. Сүз бал аерту турында гына бара, югыйсә умартачының эше 365 көн буе дәвам итә, дип белдерә республиканың Дәүләт умартачылыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәрит Вәлиуллин.
– Бал начар түгел, үткән еллар белән чагыштырганда әйбәтрәк тә әле. Бу өлкәдә бишенче ел җитәкчелек итәм, күзәтү алып барам. Һәр елны: “Бал булмый, быел юк”, – диләр. Көзгә кергәч, балны кая куярга белмибез, булышыгыз, дип мөрәҗәгать итәләр. Әлегә бөтен республика буенча нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк. Бөтен кеше дә аертып бетермәгән, төгәл мәгълүматлар да юк. Һәрбер район белән хәбәрләшеп чыктым. Сөйләшүләрдән аңлашыла: бал узган елдагыдан ким түгел. Бигрәк тә Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Тәтеш районнары канәгать, хәтта Мөслим районы да зарланмады. Көн дә контроль ясала. Бер көнгә 13-14 килограмм булды дип әйттеләр. Ә балны кемдер иртәрәк суыртты, кемдер көтеп тора. Быел эш нигездә 5–15 августларда гөрләячәк, – дип сөйли белгеч.
– Балга бәя ничегрәк куела?
– 3 литрлы банканы 2 меңгә саткан кешеләр бар. 1500-1800гә саталар. Бәя 3 литрлы банкага 1200 сумнан башлана. Төрле кеше төрлечә сата. Әле менә Менделеевск якларындагы умартачылар белән аралаштым. Берсе, минем үземнең сатып алучыларым бар, ди. Алар бәягә дә карамый, 2 меңгә алып китәләр икән. Яңарак кына ачылган умартачылык булса, аларның үз кешеләре булмаска да мөмкин. Алар безгә дә мөрәҗәгать итәләр.
Казанның Үзәк базарында Чуашстан якларыннан килеп сатучылар балның бер килограммын 500 сумнан бирә. Быелгы балның өч литрын 2250 сумнан, ә узган елгысын 1500дән саталар икән. Монда нинди генә бал юк. Юкә балыннан башлап, барысын табарга була дисәм, ел да бирегә килеп бал алучы Минтәлгать абый карабодай балын сорагач, анысының 13 августлардан соң гына булачагын әйттеләр. Карабодай балы гемоглобинны күтәрә икән, шуңа күрә аны махсус алучылар да күп. Бал сатучылар исә, карабодай балының килосы 600 сумнан да булырга мөмкин, диделәр. “Бәясенә карамыйбыз инде, бик сатулашсаң, бәяне төшерәләр. Безгә карабодай балы ашарга куштылар. Ел да шундыйны гына алабыз”, – диде ул, балның файдалы үзлекләрен санап. Татлы ризыкның эчке органнарның эшчәнлеген, канны яхшыртуын, иммунитетны ныгытуын һәм энергия чыганагы булып торуын күпләребез яхшы белә. Шуңа да бал яратучылар ел да үзе генә белгән кешедән, бер үк сатучыдан алырга тырыша.
Шәхси кулларда балның өч литрлы банкасы уртача 1500 сум тирәсе йөри, социаль челтәрләрдә 1200-1300 сумга тәкъдим итүчеләр дә бар. Питрәч районының Кибәк Иле авылында 30 елга якын умарта тотучы Таһир Шакиров та: “Елдагыча булды, ашарга да җитә, сатарга да кала, – диде. – Әле бал суырту сезоны төгәлләнмәгән. Ахырга таба барабыз, шуңа да карамастан, эш күп”.
Базарларда балның азлыгына аптырарга кирәк түгел. Күбесе бал суырта, хәтта телефоннан сөйләшергә дә вакытлары юк. Күбесе үзе җитештерә, үзе сата. Аннан умартачылыкта эш тәмамланмыйча, базарга чыгып китәргә мөмкинлек тә юк. Монда һәрнәрсәне вакытында эшләмичә булмый. Бал кортлары – без түгел, ә тәртип ярата торган халык.
Фото: https://pixabay.com | manfredrichter
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев