Шөрепле уенчык эзләдек
Ял көннәре балага уенчык эзләп үтте. Хәзер кибетләр күп, җаның теләгәнен алырга була, дип әйтергә ашыкмагыз. Икенче көннең азагында гына үзебез теләгәнен таба алдык. Андыйны, чынлап та, табу авыр икән. Хикмәт шунда: җомга кич ишек йозагы ватылганнан соң, тиз генә яңасына алыштырып куйдык. Искесе белән улыбыз уйнаганга әллә ни игътибар да бирмәдек.
Ул аны рәхәтләнеп сүтеп, җыеп, шөрепләрен борып уйнап утырды. Алай гына да түгел, ватык йозакны төзәтеп тә куйган, әле үзенчә ватылу сәбәбен дә аңлатырга тырышты. Шуннан шөрепле конструктор алырга кирәктер дигән фикергә килдек. Өйдә уенчыклар болай да күп. Төрле машиналар, пластмасстан эшләнгән конструкторлар, малайларның гына түгел, кызларның да бар игътибарын алган “лего“лар өеме бу җәйге ялдан соң никтер аңа кызыксыз тоелды. Уенчыкны да баланың яшенә, аның мавыгуларына, хәтта башка балалар бакчага алып килгән уенчыкларга кызыксынуын күреп тә аласың. Узган кыш шахмат алып кайткач, шактый бирелеп уйнады ул. Авылга кайтканда да, бакчага барганда да үзебездән калдырмадык. Шахмат кагыйдәләрен интернеттан карап та өйрәнергә тырышкач, азакта планшетына шахмат уенын урнаштырдык. Шуңа карап та шактый шомарды. Быел әти-әниләр белән балалар бакчасына тренер чакырырга уйлап торабыз. Төркемдәге балаларның күбесе шулай шахмат белән кызыксына башлаган икән.
Ә менә шөрепле металл конструкторны, дөресрәге, үзебездә җитештерелгән мондый балалар уенчыкларын табу кыен булып чыкты. Бер сәүдә үзәгендә бар дисәләр дә, анда товарның беткән чагына туры килдек. Бөтен кибет әллә нинди балалар уенчыклары белән шыплап тулган. Роботлар, төрле машиналар бер туйганчы һәм ватылганчы уйнарга гына ярый. Ә балада фикерләү сәләтен үстерә торган уенчыкларны кайдан табарга? Берәр баланың туган көненә бүләк аласы булганда да, үзебездә җитештерелгән сыйфатлы уенчыклар эзли-эзли арып бетәбез. Бигрәк тә малайларга машиналар сайлаганда шундый хәлдә калабыз. Ә менә без мәктәптә укыгандагы, балачактагы металлдан эшләнгән конструкторлар бармы икән соң алар? Вак детальләр белән эш итү баланың фикерләвен үстерә, кул хәрәкәтләрен ныгыта һәм җитезлеген арттыра бит. “Балалар дөньясы” кибетендәге шундый конструкторлар Түбән Новгород шәһәрендә җитештерелгән булып чыкты. Детальләре дә төрле зурлыкта, 6 яшьтән башлап балаларга тәкъдим ителә. Мондый төр конструкторларны төрле интернет-кибетләрдән карап эзләргә була, заказга китереп бирү мөмкинлеге каралган. “Шөрепле конструкторлар”ны өйгә берничә көннән китереп бирәләр. Интернет-кибетләр әлеге төр уенчыкларның Россиядә генә түгел, төрле илләрдә эшләнгәнен дә тәкъдим итә. Аларның күбесе мәктәптәге хезмәт дәресләре өчен каралган.
Улыбызның тимер конструкторга күчүе әллә җәен авылда шөреп борып, чүкеч тотып кадак кагу, кул пычкысы белән утын кисеп карауга бәйле микән дип тә уйлап куйдык. Белмәссең?! Җитмәсә, “шуруповерт” белән шөреп бордырып, кире алдырып эшләргә рөхсәт иткән идек (конструктор җыйганда да әлеге инструментны сорамаса ярый).
Ә мондый төр уенчыклар, гомумән, балалар өчен файдалы икән. Белгечләр, баланың яшенә карап, аларны ешрак алырга куша. Ничә генә яшьтә булмасын, конструкторлар нәрсәдән генә эшләнмәсен, алар баланың үсеше өчен кирәк, ди алар. Әти-әни исә нәкъ менә нарасыеның сәламәт үсеше өчен тырыша. Баланың үз кулы белән эшләп карарга өйрәнергә тырышуы соңгы вакытта чиргә әйләнеп бара башлаган телефон-планшетта уйнап утыруыннан күпкә яхшырак түгелмени?!
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев