Замана баласы ничек һөнәр сайлый
Кичә Казан федераль университетында “Ачышлар төне” булды. Ул 2 меңнән артык тамашачы җыйган. Бу соңгы елларда булачак студентлар өчен үткәрелеп килә торган үзенчәлекле чараларның берсе. Һәрбер укыту юнәлеше ачык һавада үз чатырын булдырып, үз һөнәрләренә кызыксыну уятырга тырышты.
Лабораторияләр урамга чыкты
Тантаналы чараны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров ачып җибәрде. Ректор мәктәп укучылары арасында үткән “Ни өчен КФУ?” бәйгесенә йомгак ясап, бүләк – iPhonны 152 нче гимназия укучысы Анастасия Беловага тапшырды. “Без бу чараны беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Үзебезнең эшчәнлегебезне кызыклырак формада күрсәтергә кирәк. Белем һәм фән дөньясындагы проблемалар, казанышлар турында да сөйләргә телибез. Кызыксынучыларның сорауларына да җавап бирәбез. Чарада күп кенә кызыклы программалар тәкъдим ителде”, – диде Илшат Гафуров, бәйрәмне ачып җибәреп. Рафис Борһанов исә “Ачышлар төне”нең ел саен көтеп ала торган гадәти чарага әверелә баруын белдерде. “Без чыгарылыш сыйныф укучыларының дөрес юнәлеш сайлаулары турында күп сөйләшәбез. Казан федераль университеты диварларында бүген булачак абитуриентлар белән әңгәмәләр үткәрәләр, фикер алышалар”, – диде ул.
Вузның 14 институты тарафыннан корылган чатырларда ниләр генә оештырылмаган иде. Төрле-төрле мастер-класслар, интерактив уеннар... Ак колонналы университет әнә шундый ук ак төстәге чатырлар чолганышында калган иде. Кемдер робот техникасын эшкә җиккән, кемдер химик ачышлар күрсәтә, кемдер төрле-төрле уеннар тәкъдим итә. Замана баласын кызыксындыруның төрле юлларын эзлиләр бүген. Әйтергә кирәк, кызыксынып килүчеләр алдагы елларга караганда күп булды. Күпчелек үзенең сайлаган юнәлеше буенча берникадәр консультация алырга да килгән. Чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, араларында кечкенә балалар да бар. Төрле уеннарда катнашып, квест-викториналарда җиңү яулаучылар да булды. Гомумән, катнашучылар арасында махсус бүләкләр дә күп уйнатылды. Чараны оештыручылар да канәгать. Бирегә килгән укучы киләчәктә барыбер шул юнәлешне сайлаячакларына өметләре зурдан оештыручыларның. “Фән төне”ндә IV Халыкара педагогик белем бирү форумында катнашучылар да бар иде. Анда Россиянең – 93 һәм 65 чит ил вузларыннан килүчеләр булачак студентлар белән аралашты.
Сыйфатлы басма бизнеска әйләнә алмый
КФУның Югары Журналистика мәктәбе дә катнашучылар өчен интерактив программа әзерләгән иде. Анда һәркемгә телеэкран йолдызы кебек хис итәргә мөмкинлек бирелде. Univer TV камералары “Ачышлар төне” кунакларын рәхәтләнеп телеэкраннан сөйләтте. “Без практик юнәлештә студентлар белән күп эшлибез, бу юлы да шуңа интерактив мәйданчык оештырдык”, – дип сөйли Югары Журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский. Институт базасында бу көнне мастер-класслар гына түгел, Халыкара фәнни-гамәли конференция дә уздырылды. “Татар телле мәгълүмат кырының үсеш проблемалары: тарихи тәҗрибә һәм заман чакыруы” дип аталган чара “Ватаным Татарстан” газетасының 100 еллык юбилеена багышланды. Конференциядә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты. Ул Татарстандагы гаммәви мәгълүмат чараларына күзәтү ясап, басма матбугатның саны 561гә җиткәнен белдерде. Ә йөз яшьлек газетаның татар телле басмалар арасында зур урын алып торуын билгеләп, аны күпер ролен үтәүче басма дип атады.
Конференциядә яңгыраган фикерләр күпләрдә теләктәшлек тә, бәхәс тә уятты. Бигрәк тә “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров тыңлаучыларны уйланырга мәҗбүр итте. “Безнең хәзер сан бар, сыйфатка эшләр чак, – диде ул. – Моның өчен газета ихлас булырга тиеш. Йөрәгең аша үткәреп язылган язмалар гына укучыга барып җитә. Бездә әле сүз кадере бар. Әдәби тел кирәкми дигән сүз белән бөтенләй килешмим. Тел тупаслыгы колакны ерта башлый, шунда берәр хикәя, шигырь укысаң, саф һава килеп кергәндәй була. Кешенең теле дә, фикере дә камил булырга тиеш. Балалар бакчасында татар теленә өйрәтмәсеннәр, мәктәптә укытмасыннар, университетта тәрбияләмәсеннәр – нишләргә кала?! Без болай да матбугатны көнкүреш дәрәҗәсенә төшереп, аның тел куллану дәрәҗәсен бетердек. Инануымча сыйфатлы басмалар бизнеска әйләнергә тиеш түгел”.
Баш мөхәррир тел, милләт, кешенең яшәеше темаларын газета битләрендә яктырту турында гына сөйләп калмады, бүген редакцияләрнең иң авырткан җире – почтаның ни дәрәҗәдә эшләве, вакытында газеталарның таратылмавына борчылуын да белдерде. “Элек бер кеше, газета килмәде, дип хәбәр итсә, хәзер дүрт тапкыр чыккан басманы атнага бер генә китерүләрен язалар. Почта килешүне боза”, – дип сөйли Миңназыйм Сәфәров.
Фәнни-гамәли конференция газета эшчәнлеген төрле яктан яктыртты. Галиәсгар Камал, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Гомәр Бәшировлар кебек язучы-шагыйрьләр эшләгән абруйлы басманың оста каләмле журналистлары турында татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин сүз алды. Газета – республиканың елъязмачысы, бер гасырлык газетада күпме темалар күтәрелгән, күпме иҗатчылар каләм чарлаган. Газетаны фәнни яктан өйрәнү әле алга таба да дәвам итәчәк. Моны без студентларның ясаган чыгышларыннан белдек. Бер ел дәвамында “Ватаным Татарстан” газетасын фәнни яктан өйрәнеп язучылар исә “Фән төне”ндә газетаның махсус дипломына да ия булдылар.
Чарадан мондый сөйләшүләр бик кирәк, яза белгән белемле студентлар бар, дигән фикер белән таралыштык. Үз матбугатыбыз өчен үзебез укучылар әзерләмәгәндә, үзара диалог булмаганда алда торган проблемаларны чишү кыен булачак. Журналистика җиңел була алмый, аның эшчәнлегенә һәркем үз өлешен керткәндә генә үзеңнеке була ул.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев