Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Эсседә халыкны тыеп булмый

Республикада кызу көннәр дәвам итә. Бу – әле сулыкларда коенучылар, комлыкларда кызынучылар саны кимемәячәк дигән сүз. Мондый вакытта хәвеф-хәтәр дә ерак йөрми. Быел да Татарстан сулыкларында су коену сезонында 58 кеше батып үлгән, 70тән артык бәла-каза килеп чыккан. Бу хакта “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Белгечләр суга бату­чы­ларның күп очракта исерек булганлыгын белдерә. Мон­дыйларның саны быел 26 кеше булган. Күптән түгел Бө­гелмә шәһәрендә 3 сәгать эчендә ике кеше батып үлә. Алар дус-ишләре белән су буена кәеф-сафа корырга чыккан була. Бәхетсезлек оч­раклары шулай ук игътибар җит­мәү аркасында да килеп чыга. Балаларны үзләрен ге­нә җибәрү яисә аларны күз уңыннан ычкындыру да күп вакыт күңелсез хәлләр белән тәмамлана. Быел Казансу елгасында күз алдыбызда 9-10 яшьлек ике баланың әти-әнисеннән башка су коенуына шаһит булырга туры килде. Аңа кадәр бер көн алдан шушы тирәдә 10 яшьлек бер малайның батып үлүе хакында хәбәр иткәннәр иде.


Эссе көннәр организмга да төрлечә тәэсир итә. Ки­сәк кенә суга керү, сикерү-чуму да фаҗигагә ките­рергә мөм­кин. “Республика сулык­ла­рында көненә меңәрләгән кеше су коена. Аларның һәр­­бер­­сенә коткаручы бил­геләп куеп булмый, – дип сөйли Рес­пуб­ликаның кече үлчәм­ле суднолар буенча баш дәү­ләт инспекторы Юрий Венедиктов. – Иң беренче чиратта кеше үзен  контрольдә тотарга тиеш. Кемдер кәеф-сафа корганны икенче берәү сагалап кына бетерә алмый. Бигрәк тә спиртлы эчемлек­ләр кулланганда кешенең кан тамырлары киңәя. Кисәк кенә суга кергәндә көзән җыеру барлыкка килә, аннан соң йөрәк, хәлсезләнеп, ки­сәк туктарга мөмкин. Күп оч­ракта исерек кеше нәрсә эш­ләгәнен дә аңламый, башкаларга буйсынмый”. 


Сагалаучылар дигәннән, суда батучыларны коткаручылар рәсми рәвештә эш­ләү­че һәрбер комлыкта бар. Әгәр дә алар анда юк һәм эш­ләми икән, җинаять җа­вап­лылыгы каралган. Юрий Венедиктов шулай ук коенучылар күп йөри торган урыннарга коткаручылар кую шул җирлек җавап­лылыгында икә­­нен дә җиткерде. Хәзер республикада рәсми рә­веш­тә 33 комлык эшли. Әмма бу гына аз. Киләчәктә алар­ның саны тагын 59га артуы кө­телә. Алдагы биш елда шундый 18 комлык рәткә китере­ләчәк, шу­ларның дүр­те­сендә эш баш­ланган инде, берсе кулланылышка тапшырылган. Бел­гечләр әй­түенчә, мо­ның өчен билгеле бер вакыт кирәк булачак. Кай­бер район җирлек­лә­рендә, ни кызганыч, бөтен уңайлыклары бул­ган бер генә коену урыны да юк. Ә суга барыбер керә­чәкләр.

Фото: https://pixabay.com | Lazare

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев