Юлда тәртип бозмыйлар
Юлдагы фаҗигаләрне булдырмый калу күп хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Һәр күрсәтмәне вакытында эшләгәндә генә тәртип булачак. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең Хөкүмәт йортында узган чираттагы утырышында төп фикер шундый булды.
Һәлакәтләр күп очракта юллардагы җитешсезлекләргә, кагыйдәләр бозуга барып тоташа. Быелның ике аенда Татарстанда 291 юл-транспорт һәлакәте, 42 үлем очрагы теркәлгән. 736 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итүенчә, республикада өч күрсәткеч буенча да кимү күзәтелә. “Әмма борчылырлык мәсьәләләр дә җитәрлек. Азнакай, Тукай, Нурлат һәм Чистай районнарында киресенчә һәр күрсәткеч буенча да саннар югары. Ә Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында һәлак булучылар саны арткан”, – дип сөйли ул.
Җәяүлеләр кичүе мәсьәләсендә моңа кадәр дә сөйләшүләр алып барылды. Бигрәк тә аларның тиешле таләпләргә туры китереп җиткерелмәве һаман да аптырашта калдыра. Республикада 6616 җәяүле кичүенең 20 процентын яңадан төзекләндерергә кирәк. Тиешле җиһазлар белән идарә ителми торган юл кичүләрендә – 56, светофор куелганнарында 36 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Икесендә бергә 99 кеше имгәнүләр ала. Бигрәк тә балалар оешмалары янәшәсендә тиешле дәрәҗәдә каралмаган юл чатлары күп. Кисәтү билгеләре яңа стандартларга туры китереп эшләнмәгән яисә машина йөртүчегә бөтенләй күренми торган җирләргә куелган.
Узган көз “Халык контроле” вәкилләре белән шундый урыннарны ачыклап йөргән идек. Бу хакта ЮХИДИ идарәсенә, Юл һәм транспорт министрлыгына, Казандагы район хакимиятенә җиткерелде. Күп очракта кайбер мәсьәләләр кәгазьдә генә кала дигән шик тә бар. Юллардагы хәлләргә халык та битараф түгел. Хәзер тәртипсезлекне шундук фотога төшереп, “Халык контроле”нә җибәрергә мөмкин. Бу хакта Чаллыдагы эш сәфәре вакытында видеоконференция режимында ачыклык керткән Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская чыгышында да күп фикерләр ишетелде. Ул һәрбер мисалга аерым-аерым тукталды. Мөрәҗәгатьләр арасында юлларның начар хәлдә булуы, җәяүлеләр кичүендә, юлларда сызыкларның булмавы турында Казан, Чистай, Лаеш, Яшел Үзәннән хәбәрләр күп алынган. Казан шәһәре буенча гына да юллардагы җитешсезлекләргә бәйле 3 меңгә якын мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның хәл ителгәнме-юкмы икәнлеген дә тикшерәчәкләр. Күбесе үтәү вакытын һаман кичектереп тора икән.
“Халык контроле” безнең эштә индикатор булып тора. Мөрәҗәгатьләрнең күбрәк кайсы урыннардан керүен ачыкларга кирәк. Бу безгә мәсьәләне яхшырак хәл итәргә ярдәм итәчәк”, – диде ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров. Ул бу мәсьәлә уңаеннан, быел бөтен финансларны җәяүлеләр кичүенә юнәлтү яхшырак булмасмы дип, уйланырга киңәш итте.
Вакытында эшләргә кирәк дигәннән, ел дәвамында һәр бакча баласының һәм мәктәп укучысының киемендәме, букча-портфелендәме яктылыкны кайтаручы элементлар булырга тиеш дигән сөйләшү дә булган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә “Икенче сменада укучы баланың киемендә яктылыкны кайтаручы элементларның булуы мәҗбүри”, – дип әйткән иде. Әлеге элементлар 1 сыйныфка баручы укучыларга бүләк ителгән букчаларга да салынды, Президентның Чыршы бәйрәменә килүче укучыларга да таратылды. Тик әйткәннәр сүздә калдымы, юл аша чыкканда да, мәктәп яныннан үткәндә дә кагыйдә буенча йөрүчеләр генә күренмәде. Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулиманың бу мәсьәлә буенча май аенда җыелышып сөйләшү булачак, дигән фикеренә каршы, Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасарының: “Майда соң була, аны февраль башында ук үткәрергә кирәк иде”, – дигән сүзләрендә дә хаклык бар. Һәр чирек башында, һәр уку елы башында бу мәсьәләгә тагын бер әйләнеп кайтырга кирәк. Кабатлап торуның зыяны юк. Күбебез бу эшнең ничек алып барылганлыгын күрәбез. Караңгыда бернинди билгесез йөрүче балалар күп булды, мәктәпләрдә бу хакта бер кат әйттеләр дә, шуның белән вәссәлам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев