25 март 2018 яңалыклары
-
Синоптиклар тиздән талпаннарның активлашачагы турында кисәтә
Бөҗәкләр, беренче чиратта, йорт хайваннарына “һөҗүм” оештыра.
-
Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы ахырына якынлашты...
Бүген хореография түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар үзара көч сынаштылар.
-
2011 елдан мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы өч тапкырга арткан
Россия Мәдәният министрлыгы 2017 елда федераль учреждениеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 59,56 мең сум булды, дип белдерә.
-
Казанда “Тандем” сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр
Сәүдә-күңел ачу комплексыннан кешеләрне чыгаруның сәбәбе әлегә билгесез.
-
Татарстанда алдагы тәүлектә буран һәм көчле җил көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
-
Җинаятьче Казанда Декабристлар урамындагы ювелир кибетен баскан
Карак кибеттән 100 мең сумлык алтын урлаган.
-
“Җиңел аш”
Рецепт.
-
Фатих Сибагатуллин: Мин гафу үтенергә әзер, әмма кемнән икәнен белмим
Дәүләт Думасы депутаты массакүләм мәгълүмат чараларында аның сүзе буенча кузгалган бәхәскә карата фикерен белдерде.
-
Татарстан сайлаучылар катнашуы буенча лидерларның берсе булган
18 мартта узган сайлауларда Идел буе федераль округы иң активларның берсе булды.
-
Татарлар ярата белгәнме - Чәкчәк музеенда татар мәхәббәте тарихы турында фикер алыштылар
Яшь галим Илдар Шәфыйков Казанның Чәкчәк музеенда «Татар эмоциясе тарихы: мәхәббәткә ретреспектива» дип аталган лекция укыды.
-
Юлда тәртип бозмыйлар
Юлдагы фаҗигаләрне булдырмый калу күп хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Һәр күрсәтмәне вакытында эшләгәндә генә тәртип булачак. ТР Министрлар Кабинетында уздырылган Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең Хөкүмәт йортында узган чираттагы утырышында төп фикер шундый булды.
-
Дәүләт Думасында шау-шу: утсыз төтен буламы?
Бу арада мәгълүмат чаралары зур бер проблема белән мәшгуль булды: Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий өстеннән өч хатын-кыз журналист гаепләү белән чыкты. Баксаң, төрле вакытта әлеге депутат ул журналистларга кул сузган, азгын уйларын җиткергән, ямьсез тәкъдимнәр ясаган. Моны кайберәүләр сәяси уен дип бәяләсә, икенчеләре депутатларның череп таркалуы, азгынчылыгы дип атады. “Коммерсант”, “Ведомости” газеталары, “Эхо Москвы”, “Дождь” кебек теле-, радиоканаллар протест йөзеннән Думадагы хәбәрчеләрен кире чакыртып алды. Бойкотка Татарстандагы мәгълүмат чаралары да кушылды. Әлеге вакыйганы сез ничек бәялисез? Бу очракта кем гаепле дип уйлыйсыз?
-
Йолдыз күңеле - җирдә...
Күзләрегезне йомып, җәйге аяз күк йөзен хәтерегездә яңартыгыз әле… Анда бихисап йолдызлар караңгылыкны ярып, җир йөзенә нур булып атыла. «Күр мине» дигәндәй янып торучылары янәшәсендә тыйнак кына «күз сирпүчеләре» дә бар… Бу ерактагы якты йолдызлар ачылмаган сер кебек, күңелне ымсындыра, күтәрелеп караган саен күңел күгенә якыная гына… Эстрадабыз күгендә дә кабатланмас тавышы белән халык күңеленә моң юллары салып, зәвыклы килеш-килбәте белән күзләрне иркәләүче, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән әсир иткән «җир йолдызлары» бар. Җыр дөньясында кабынган нур иясе генә түгел, гаилә учагын саклаучы сөекле хатын, сөйкемле өч йөрәк җимеше – балаларына газиз әни – Гөлназ Солтанова шундыйлардан.
-
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм шул тармак ветераннары!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!