Дәүләт Думасында шау-шу: утсыз төтен буламы?
Бу арада мәгълүмат чаралары зур бер проблема белән мәшгуль булды: Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий өстеннән өч хатын-кыз журналист гаепләү белән чыкты. Баксаң, төрле вакытта әлеге депутат ул журналистларга кул сузган, азгын уйларын җиткергән, ямьсез тәкъдимнәр ясаган. Моны кайберәүләр сәяси уен дип бәяләсә, икенчеләре депутатларның череп таркалуы, азгынчылыгы дип атады. “Коммерсант”, “Ведомости” газеталары, “Эхо Москвы”, “Дождь” кебек теле-, радиоканаллар протест йөзеннән Думадагы хәбәрчеләрен кире чакыртып алды. Бойкотка Татарстандагы мәгълүмат чаралары да кушылды. Әлеге вакыйганы сез ничек бәялисез? Бу очракта кем гаепле дип уйлыйсыз?
Фәндәс Сафиуллин, Дәүләт Думасының элеккеге депутаты:
– Әгәр шундый факт булган икән, тикшермичә тупас сүзләр белән журналистларны аннан китәргә мәҗбүр итү, кууны бик зур дуамаллык дип саныйм. Эшнең тамырына төшәргә кирәк. Әгәр раслана икән, андый кешене отставкага җибәрергә. Слуцкий бит – халыкара комитет җитәкчесе, Россияне чит илләрдә дә күрсәтүче вәкил. Бу вакыйгалар Дәүләт Думасының гына түгел, илнең абруен төшерә. Әхлак ягыннан бөтен парламентның сәламәт түгеллеген күрсәтә. Дума депутаты булганда Слуцкий белән бер комитетта эшләдем. Аның хакында кеше буларак начар сүз әйтә алмыйм. Ә артык озак депутат булып утырган кеше җавапсызлыкка күнегәдер дип уйлыйм. Депутатларны нинди генә закон кабул итсәләр дә, җавапка тартучы юк. Мәктәпләрне, телләрне бетерүгә юнәлтелгән законнар да Дума аркылы узды. Эшеңдәге җавапсызлык бозыклыкка да стимул була торгандыр. Парламент ул – халыкның көзгесе, ә көзге чиста булырга тиеш.
Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” сайты хуҗасы:.
– Аермачык дәлилләр булмаганда, бер якны да гаепләргә яки якларга ашыкмыйм. Берьюлы 3 хатын-кыз дәгъва белдергән бит. Слуцкий фейсбуктагы битендә алардан гафу үтенү урынына, аларны мыскыл итте. Скриншотлар саклана. Кызларның берсе аудио яздырган. Тагын нинди дәлил кирәк? Әхлак буенча комитетның позициясе гаҗәп: алар сез әхлаксыз рәвештә әйтми-нитми аудио яздыргансыз дип кызның үзен гаепләде. “Ә интим урыннарны тоткалау әхлак кысасына сыямы?” – дип сорады журналист кыз. Бу сорау җавапсыз эленеп калды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, дәүләт органнарында гына түгел, җәмгыятебездә дә харассмент дигән әйбергә җиңелчә карау бар сыман. “Подумаешь”, “әллә ни булмаган бит”, “көчләмәгән бит” – шундый сүзләр ишетергә туры килә. Хәтта хупларга да мөмкиннәр: “молодец!”, “дәрманы бар”, “чын мужик!” Бу, чынлыкта, бик куркыныч әйбер.
Рафис Габделганиев, отставкадагы прокурор:
– Әлеге кешенең биографиясенә карасаң, аның чын сәясәтче икәнен аңларга була. Ул биш тапкыр ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган инде. Минем уйлавымча, ЛДПР партиясендә Жириновскийны алыштырырлык кеше өчен көрәш бара. Көзен Дәүләт Думасына сайлау булачак. Жириновскийның ЛДПР җитәкчелегеннән китүе көтелә. Леонид Слуцкий – аны алмаштырырлык кешеләрнең берсе. Бу вакыйганы аның көндәшләре уйлап чыгарган булырга мөмкин. Мин моны сәяси көрәшнең бер алымы дип карыйм. Урындагы кешеләрне гаепләүнең хәзер төрле технологияләре бар. Хатын-кызларга бәйле яла ягуларны “сладкая” технология дип атыйлар, ул Европа сәясәтендә бик еш кулланыла.
Римзил Вәли, журналист, җәмәгать эшлеклесе:
– Леонид Слуцкийның соңгы вакытлардагы гамәлләре бер дә кысага сыешлы түгел. Шундый урында утыручыга тәртип кирәк диясе килә. Аңа булган антипиар юктан гына килеп чыкмады. Икенче яктан, журналист хатын-кызларның, миңа тегеләй карады, болай карады, киная бирде, дип сөйләүләре көлке генә түгел, зур фаҗига. Бәйләнгән, оятсыз кешеләр булыр инде ул. Беренчедән, кыска итәк киеп, ирләрне үзләренә каратырга тырышучы хатын-кызлар да очрый. Ирләр кызыга, кызгач, сүз дә кыстыра, тәкъдим ясарга да мөмкин. Сайлау вакытында шундый нәрсә куерту махсус эшләнмәдеме икән, дигән шик тә бар.
Айдар Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе:
– Мин мондый әйберләрне җәмәгатьчелеккә чыгарып селкемәү ягында. Ул хакта сөйләү, күрсәтү пропаганда шикелле килеп чыга. Кемнәндер шикләнәләр икән, аның белән шөгыльләнә торган аерым органнар бар. Алар бу әйберне ачыкларга һәм эшне азагына кадәр җиткерергә, гаепле икән, җәза бирергә тиеш. Бу депутатларга да кагыла. Җәмәгатьчелеккә чыгарып, шау-шу куптарудан нинди файда? Ә гаиләдә балаларны саклар өчен, ул турыда аңлатырга кирәк. Әлеге мәсьәләдә балаларның күзен ачу – безнең бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев