Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре һәм шул тармак ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәри бәйрәмегезнең яз көнендә булуы очраклы түгел. Яз табигатьне ямьләндергән кебек, мәдәният та кешене рухландыра, анда яхшы сыйфатлар һәм иҗади сәләт уята. Башкалар ял иткәндә, сез эшлисез, кешеләргә үзегездәге  рухи  байлыкны юмарт өләшәсез, гүзәллекне күрә алу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең матур башлангычларыгыз, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, Саба районы халкы бай эчтәлекле һәм кызыклы тормыш белән яши. Мәдәният учакларында, урамнарда уздырылучы күп кенә бәйрәмнәр, бәйгеләр, фестивальләр, портрет һәм иҗат  кичәләре балалар, яшьләр һәм өлкән буын арасында  зур популярлык казанды. Мәдәни күңелле чаралар сабалыларны яңача уйлый белергә өйрәтте. Сезнең иҗади эзләнүләрегез киләчәктә дә районыбызның иң яхшы мәдәни  традицияләрен саклап калуга, җәмгыятебезне  сафландыру өчен сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгә, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдереләчәгенә ышанабыз. Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны күрә һәм аны башкаларга да күчерә алуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә иҗади илһам, бетмәс-төкәнмәс көч, иҗатта яңа үрләргә ирешеүгезне телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев