Ул хурлыкка түзә алмыйча иренең икенче хатын белән никах мәҗлесенә бәреп керә (гыйбрәт)
– Хәят, почта килмәдеме?
– Юк, ахирәт, юк әле...
– Безнекенә хат килсә, үземә бирерсең, – диде дә Сафия, җәһәт кенә чыгып та китте. Ахирәтенең болай җил-җил атлап йөрүен нәрсәгә юрарга да белми калды Хәят.
Ул да булмады, почта ташучы кара айгыр пошкырып килеп туктады. Мансур ага кәгазь төргәкләрен берәм-берәм почта баскычына куйды. Хәят актара башлады. Кинәт газеталар арасыннан юка гына ак кәгазь шуып төште. Конверт дисәң, хәтерең калыр, ак кәгазьгә марка тезелгән, мөһер сугылган конверт, чынлап та, Сафиянең иренә адресланган иде.
Хәятнең күзенә ак-кара күренмәде, эшен тиз генә бетереп, ахирәте янына ашыкты. Анысы бодай әвеннәрен сугарга киткән булып чыкты. Кыш башының зәһәр җиленнән сакланып, теге кайнар конвертны күкрәгенә кысып, Хәят кире өенә кайтып китте. Кызына тиз генә умач уып ашатты. Тамагы туймаганын күреп, бер сынык ипи белән сөт бирде. Аннан, кызын кочаклап, китап укырга кереште. Нәрсә укыганын да аңламыйча, бер-ике бит ачуга, Газизәнең оеп китүен күреп, мендәренә яткырды. Кабат Сафияләргә барырга чыкты. “Әллә хатны укып, кирәкмәгән сүзләр язылган булса, ташлыйсы гынамы?!” дигән уйлар да килде башына, дустының бер дә борчылуын теләми иде хатын.
Сафиянең капкасын ачып кергәндә, ире Закир өйдәдер дигән уй башына да килмәде Хәятнең. Югыйсә, ул өйдә булса, хатны бирү түгел, сөйләшеп тә булмаячак бит. Сафиянең он ябышкан кулларын күреп, ымлап кына күреште дә, алгы өйгә күз салып: “Хуҗалар өйдәме?” – дип сорады. “Өйдә булмаса да, чалбары чөйдә”, – дип шаяртты хатын. Шунда ук мышкылдый да башлады. “Чыгып киткәненә атна була, кайтканы юк!” – диде ул, онлы куллары белән яшьле битен сөртеп.
– Эш белән киткәндер, алар бит шулай атналар буе йөреп кайта.
– Эш белән китте китүен. Көтеп торма, дигән сүзләр дә сөйләнде. Атна буе, миңа хат килмәдеме, дип аптыратып бетергән иде.
– Йә-йә тынычлан, әллә каян әйләнеп кайтты бит әле, үткен башкорт хатыннары да алып кала алмады мут Закирыңны. Бер аяксыз картыңны дип тә әйтсәм, үпкәләмә инде.
– Кызлар мәктәптә укый бит инде, алар барысын да аңлый хәзер.
– Их, ахирәт, безнеке әтисез дә үсә әле. Сугыш түгел, урман тартып алды. Кем уйлаган, гомер буе урманда эшләп, агач астында калып үләр дип. Сугыштан да сәламәт кайткан иде. Башка хатыннарга да ир кирәктер шул, күпмесен сугыш тартып алды, күпмесе, кайтып та, яши алмады. Тол хатыннар сагышын аңлаучы табылырмы?!
Хәят үз сүзләрен ишетеп алды да туктап калды. Сафиянең зурая башлаган күзләренә күтәрелеп карады да карашын читкә борды. “Һай, нәрсә сөйләп торам соң, беркемнең дә ире кирәк түгел. Үземнекенә барыбер җитмәячәк. Андый ир бер генә инде ул!” – бу юлы аның күзләре дымланды. Сафия шул арада йокыга киткән кызларының өсләренә ябып килде дә ахирәте каршына утырды. Ашыкмыйча чәй ясады. Мич каршында кызарып пешкән бер көлчәсен өстәлгә куеп: “Хатны бирсәң генә чәй эчертәм”, – дип елмаерга тырышты.
– Һай, җаным, кайдан белдең миндә хат барлыгын?
– Ишектән керүгә үк күзләреңнән укыдым, ә телең башканы сөйләде.
Хәят хатны Сафиягә сузды. “Закир кадерлем, көтеп ардым. Әтиләр, көн суытуга ук никах укытабыз, диде. Озак торма, килеп җит”. Икесе дә бер сулыштан укып, бер-берсенә карашып куйдылар да, лып итеп, урындыкка утырдылар. Исеме дә, адресы да юк. Тукта, конверт тышын карарга кирәк. Ә анда акка кара белән күрше райондагы бер авылның исеме куелган иде. Эндәшмичә генә чәй эчеп, көлчә ашады алар. Мондый чакта ризык үтәмени, диләр иде. Үтә икән! Моның кадәр хурлыкны күтәрер өчен дә көч кирәк бит. Башларына мең уй кереп, мең төрлесе әйләнеп чыкты. Хәят, ахирәтенең телсез калуын күреп: “Нишлибез?” – диде. Сафия тәмам аптырашта иде:
– Чыгып киткән ирне аркан белән тартып булырмы? Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр. Артыннан чыгып йөгерергәме? Әллә кул селтәргәме, әллә куып чыгарганнарын көтәргәме?
– Ә нишләп йөгермәскә? Ирләр урамда аунап ятмый. Булдыклы ирләр бигрәк тә. Йөгер, йөгер!
– Ахирәтем, бәлки, бу хәбәр дөрес тә түгелдер...
Сафиянең моңарчы усаллыгына төйнәлеп торган күз яшьләре бите буйлап тәгәрәп төште. Хәятнең дә сабырлыгы төкәнде. Хәзер керәм дип, Газизәсен карарга өйләренә чыгып китте.
...Иртән, шактый яуган карны ерып, ахирәтенең ишек келәсенә үрелде Сафия. Тиз-тиз генә үзенең шул авылга барып кайту уе барлыгын сөйләде. Бүген инде ул еламый. Күз яшьләренә ирек куярга вакыт юк. Аннан сугыш елларының михнәте, авыр эшләрдә эшләү хатыннарны нык булырга өйрәткән иде.
...Иртән чыгып киткән хатын конвертта язылган авылга кичке караңгыда гына килеп керде. Өченче йортның капкасын шакып, кунып чыгарга рөхсәт сорады. Караңгы гына чырайлы яртылаш бөкрәйгән карчык: “Хәсрәтең булмаса, болай төнлә йөрмәс идең. Әнә урын, ят та йокла”, – диде. Хатын, эчендә ачлыктан бүреләр улавына карамастан, шунда ук йокыга китте. Иртән пешкән бәрәңге исенә уянган Сафияне өстәл янына чакырдылар. “Аша, Закир бүген Сәлимәгә өйләнә”. Бу сүзләрдән хатын айнып киткәндәй булды. Шунда гына кесәсендә бөгәрләнгән хатның өстәлдә ятуын күрде.
– Кем ул сиңа, иреңме?
Сафия дәшмәде.
– Ирең булса, никахына бәреп кер. Беренче хатын ризалыгыннан башка никах укыла алмый. Белештем, бүген төштән соң өчтә мулла чакырылган. Шуңарчы бездә кала аласың.
Сафиянең тамагына төер утырды. Җебеп төшмим, дигән сүзләре каядыр китеп югалды.
– Җә-җә, монда кадәр килгәнсең бит, җебемә. Кирәк икән алып кайтып кит, кирәкми икән – ташлап калдыр. Хатын-кызның бу тормышта тартырга йөге болай да җитәрлек. Балаларың бардыр, шулар хакына яшәрсең.
Урам башында, гөрләшеп, мулла абзыйны каршы алуларын читтән генә күзәтеп торган хатын, бераз сабыр итеп, көтеп торырга булды. Менә чишенделәр, менә өстәл янына утырдылар, менә дога укый башладылар дигән минутларны күңеленнән кичереп, табынга килеп керде ул. Өйдәгеләргә үзен, Закирның туганы, диде. Түр башында утырган ире генә бер агарды, бер күгәрде. “Нигә килдең?” – диде. Сафия: “Сине эзләп килдем”, – диде дә чыгып йөгерде. Аның артыннан ук өстәл купты, мәҗлес бозылды. Урамга йөгереп чыккан Закир кайсы якка карарга белмичә, кире кыз өенә килеп керде. Ә аның өстенә иске толыбын тотып аттылар да капканы бикләп тә куйдылар. Сафия шул хәлдә авылдан чыгып китте, кайтып җиткәндә төн уртасы иде инде. Аның артыннан, озак та тормыйча, иртәнге якта берни булмагандай Закир кайтып төште. Бергәләп чәй эчтеләр, төштән соң мунча ягып, мунча керделәр. Тормыш нәкъ элеккечә дәвам итте.
Фото: https://pixabay.com | 3938030
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев