Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Дулкын” Сабадан тарала

Сабада радио күптәннән сөйли. Тарихта билгеле булганча, районда беренче радио “почтадан бульнискә” кадәр ераклыкка сөйләгән. Әнә шул чыбыклы радиодан башланган вакыйгаларның соңгы 40 елы радиодиктор Әлфия Мө­барәкова исеме белән бәйле. Районда 2000 елда “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оеша. Аннан соң бер-бер артлы башка районнарда да радиолар ачыла. Соңгы хәбәрләрдән ише­телгәнчә, алар бер-бер артлы ябыла да башлаган. Сабада исә бер ай элек тәүлек буе сөйләүче радио барлыкка килде. “Дулкын” радиосы яңалыклары турында бүген дә директор булып эшләүче Әлфия Галимҗан кызы Мөба­рәкова белән әңгәмә кордык.

– 18 ел элек эшли башлаган идек. Радиотапшырулар көнгә ун сәгать туры эфирда чыкты. Без эшебезне бик тә тырышып, намус белән башкардык. Халыкка матур тапшырулар, мәгълүматлар җит­керү өчен хезмәт иттек. Төрле елларда төрле журналистлар, ра­дио­ны яратучылар килеп эшләп китте. Әлбәттә, безнең системада эшләү өчен бик зур белем, акыл, зирәклек тә, шул ук вакытта гаи­ләңне-балаларыңны бер читкә куеп торып эшләү кирәктер дип уйлыйм. Быел район башлыгы Рәис Миңнеханов безгә, 24 сәгать эшлик, дип тәкъдим ясады. Без аны хуплап алдык.


– “Дулкын”га күчүнең өс­тен­лекләре нинди?


– Без, “Дулкын” радиосы бе­лән эшли башлагач, үзебезнең Саба районына һәм янәшәдәге 5-6 районга гына түгел, ә ярты рес­публикага сөйли алачакбыз. Безнең ешлыгыбыз – 105,6 шул килеш калды. Байлар Сабасыннан сөйли торган “Дулкын” радио­сы төбәк радиосы булыр дип планлаштырыла. 20 май көнне без тәүлек буе эшли башладык. Озакламый Мәскәүдән яңа җ­и­һаз­лар, июль азагында тавышны көчәйтеп җибәрүче җайланма кайтачак. Тапшырулар программасына килгәндә, “Саба дулкыннары“ радиосында эшләгән журналистлар үзләренең сәхифәлә­рен дәвам иттерәчәк. Без алга таба күр­ше республика районнары һәм авыл­лары турында да сөйләя­чәкбез.


– Тыңлаучыны ничек җәлеп итәргә уйлыйсыз?


– Хәзер халыкка күбрәк җыр тәкъдим итәләр. Гомер буе эфирда сөйләүче буларак, радионы мәгълүмат чыганагы дип саныйм. Хәзер җырны флешкалар аша да тыңлап була. “Дулкын” халыкка мәгълүмат биреп, яңалык алып килә торган чара булачак. Без кечкенә чакта әниләр: “Радионы ачып куйыйк әле, хәзер нинди дә булса яңалык ишетәчәкбез”, – дип әйтәләр иде. Шушы ук традицияне без дәвам иттерәчәкбез. Безне сукырлар, авырулар, өйдән чыга алмаучылар тыңлый. Алар мәгъ­лүматны каян алырга тиеш? Бездән ишетсеннәр. Бик талантлы журналистлар эшли. Гөлназ Гатауллина, Гөлназ Вахитова, Гөлшат Галиәкбәрова хакында җылы фикерләремне әйтер идем. Алар, дистә елга якын эшләп, һәрбер ноктасына кадәр белә. “Дулкын” радиосында без­нең тапшыруларны алдан яздырып кую мөмкинлеге бар, әмма журналистларыбыз һаман да туры эфирда эшләү яклы. Ни өчен? Редакциягә көтмәгәндә кунаклар, мәктәп укучылары килеп керә, кемнең дә булса, тиз генә белдерү бирәсе килә. Менә бу вакытта яздырылып куелган программа безгә эшләргә бераз гына комачаулык итә. Хәбәрчеләр түгәрәк­ләре белән дә эшчәнлек алып барылачак, алдагы уку елында да яшьләрне җыячакбыз. Республика радиосында һәм телевиде­ниесендә Зөлфәт Зиннуров, Илфар Кәримов, Фәнил Вәкказов, Айзат Шәймәрданов кебек без­нең телерадиокомпаниядә чарланып киткән егетләр-кызлар эшли. Без шуларга карап сөенәбез.


– Төбәк радиосында эш ничек оештырылачак?


– Районнарга чыгарга уйлыйбыз. Район редакцияләре белән дә хезмәттәшлек итү күздә тотыла. Хәзер мәгълүмат тапшыру өчен җайланмалар күп, һәрбер редакция хәбәрләр җибәреп торыр дип өметләнәбез. Чөнки без шул район кешеләре турында да сөйләячәкбез. “Дулкын”ның Байлар Сабасында оештырылуын “Татмедиа“ җитәкчелеге дә хуп­лады, зур рәхмәт аларга.


– “Дулкын”ны кайсы районнарда ишетеп була?


– Бу хакта әлегә төгәл генә җавап биреп булмый. Бәлки, Киров өлкәсенең Малмыж районын да колачларбыз. Безнең тавыш Казанга гына түгел, Лаеш районнарына да барып җитәр. 24 сәгать эшләсәк тә, әле телевидениене дә бетермибез. Арчада радио ябылгач, аннан Мәсхут Фәйзрахманов дигән егет килде. Хәзер эфирга чыга башлады, тавышын бик яраталар. Баш инженер Наиф Мухиев, операторлар Рәзил Нигъмә­тов, Айзат Шәрәфиев, минем бе­лән кулга-кул тотышып эшлә­гән тавыш операторы Илдус Әхмәт­галиев – бу егетләр белән 48 сәгать тә сөйләп була. Мондый коллектив булганда, мин “Дулкын” радиосының гомере озын булыр дип ышанам. Ел саен тыңлаучылар белән радионың туган көнен билгеләп үтәбез. Быел ул 22 июль көнне районның үзәк мәйданында була. Яңа радио­ның гимны да язылды, аны шунда “Казан егетләре” төркеме башкарачак.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев