Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафета уздырды

Эстафетада “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты.

9 август көнне “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буенча IV велоэстафетага чыкты. Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, дип хәбәр итә радионың матбугат хезмәте.

Барлык катнашучылар сәгать иртәнге 5 тулганчы Казан Кремле янында җыелды. Алар арасында “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, телерадиокомпаниянең башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов, “Болгар радиосы” җитәкчесе Наилә Хәйдәрова да бар иде.

Болгарга баручылар “Туган тел” җырын башкарганнан соң, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. “Болгар радиосы” хезмәткәрләре һәм татар эстрадасы артистлары Казан Кремленнән төгәл 5тә кузгалды. Алар 190 чакрым юлны үтеп, Болгар җирлегенә юл тотты. Һәр тукталышта катнашучыларның берсе алтын микрофонны, ягъни эстафетаны башкасына бирде. Егетләр-кызлар тукталыш саен Рәзил Камалов белән Ильмир Ямаловның баяннарына кушылып җырлады.

Традиция буенча быел да Спас районы җирлегенә керүгә үк эстафета катнашучыларын Көек авылы халкы каршы алды. Олысы, кечесе авылдан олы юлга велосипедларда чыккан иде. Радио хезмәткәрләре, артистлар халык белән аралашты, җырлады, биеде, истәлекле бүләкләр таратты. Мондый җылы очрашу велоэстафетаны тагын да бизәде.

“Быелгы эстафетаның үзенчәлегенә килгәндә, икенче зур тукталыш Спас районы Никольское авылында булды. Биредә эстафета катнашучыларын аеруча түземсезлек белән көтеп алдылар. “Болгар радиосы” хезмәткәрләренә Никольское авылында балалар һәм баскетбол мәйданчыклары ачу тантанасында катнашу насыйп булды”, - ди “Болгар радиосы”ның баш редакторы Илфар Кәримов.

Эстафетада катнашкан җырчы Дилә Нигъмәтуллина, Илназ Гарипов, Лилия Гыйматдинова, "Болгар кызлары", Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина, Айсылу Габдинова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар Никольское авылы халкына үзләренең җырларын бүләк итте. Радио хезмәткәрләре исә балаларга бүләкләр өләште.

“Болгар радиосы”ның IV велоэстафетасында катнашучылар сәгать кичке 5кә Болгар җирлегенә килеп җитте. Биредә аларны Спас районы җитәкчелеге ипи-тоз белән каршы алды. Радио җитәкчелеге дә, үз чиратында, күчтәнәчләрен тапшырды. Шуны да әйтергә кирәк, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма директор урынбасары Данил Гыйниятов эстафетада катнашучыларны артта калдырып, Болгарга 6 сәгать 37 минутта барып җитте.

Соңыннан Болгар мәдәни-фестиваль комплексында татар эстрадасының якты йолдызлары катнашында зур концерт узды, диелә хәбәрдә.

Фото: ТНВ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев