Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Иртәгәдән Татарстанда салкынайтачак

22 августка кадәр республикадагы һава торышын циклон һәм аңа бәйле һава фронтлары билгеләячәк.

Иртәгә, 17 августта, Татарстанда суытачак. КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шундый фараз ясаган. Бу турыда уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 августтан 22 августка кадәр республикада һава торышын циклон һәм аңа бәйле һава фронтлары билгеләячәк, шунлыктан ул тотрыклы булмаячак. Урыны белән көчле, яшенле яңгырлар булуы мөмкин, дип аңлаткан метеоролог.

Бүгенге җылы көн төбәкнең җылы циклон секторында булуы белән бәйле. Салкын фтронт узганнан соң, салкынайта башлый.

17 августтан 22 августка кадәр республикада һава температурасы көндез 21-22 градустан, төнлә 11-12 градустан югары күтәрелмәячәк, дип өстәп әйткән Переведенцев.

Киләсе атна башыннан һава температурасы көндез 24 градуска, төнлә 14 – 16 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанда явым-төшем 21 августта булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Юрий Переведенцев Татарстанга эссе көннәр кайту мөмкинлеген дә кире какмый. Узган ел, мәсәлән, 13 сентябрьдә температура 26 градус буганлыгын искә төшергән ул.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X