Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ профессоры июль аена һава торышын фаразлады

Казанда июль аенда уртача айлык температура нормасы 20,2 градус тәшкил итә.

Июль аена РФ Гидрометеорология идарәсенең төзәтмәләр кертелгән фаразына караганда, Казанда уртача температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Ике ай дәвамында шәһәрдә корылык саклана. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Температура фоны нормадан 1-2 градуска артып китәчәк. Казанда июль аенда уртача айлык норма 20,2 градус тәшкил итә. Шәһәргә айлык явым-төшем нормасының 80 проценттан кимрәк явуы фаразлана, ул 67 мм тәшкил итәчәк», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында җәйнең икенче ае коры һәм эссе булырга охшаган. Шулай итеп, бу аномаль эсселек белән исәп буенча өченче ай булачак — майның икенче яртысыннан ук югары температуралар күзәтелеп килде.

«Июль - елның иң кызу ае. Катаклизмнар – яңгыр, яшен, шкваллар, үлем-китем булырга мөмкин. Хәзер конвектив тотрыксызлык бик нык үсеш алган, авыр нәтиҗәләр булуы ихтимал.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев