1 июль 2021 яңалыклары
-
Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе
«Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» социаль хезмәт алучылар ел саен учреждениенең ишегалды территориясендә үз куллары белән утыртылган бакчаны, теплицаларны һәм чәчәк клумбаларын аерым теләк һәм тырышлык белән карыйлар. Бакча һәм чәчәклекләрне карау-ул чын хезмәт. Клумбаларны чәчәк орлыклары чәчүгә әзерләү буенча зур эш башкарылды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #29/ "Һ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
2 июльгә һава торышы
2 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен, боз булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +15..+20˚, көндез +24..+29˚ градус эссе.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә күңелле чара
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич” дип исемләнгән күңелле чарасы үткәрде. Өлкәннәребез барысы да уеннарда, ретро җыр-биюләрдә актив катнаштылар, яхшы кәеф һәм уңай энергия тупладылар.
-
КФУ профессоры июль аена һава торышын фаразлады
Казанда июль аенда уртача айлык температура нормасы 20,2 градус тәшкил итә.
-
ВНИМАНИЕ! ПОМОГИТЕ НАЙТИ ЧЕЛОВЕКА!
Пропал Мухамадиев Булат Хайдарович. 23 года (1997 г.р.). Место пропажи: г. Казань - г. Москва. Дата пропажи: с 28 июня 2021 года его местонахождение неизвестно. Приметы: рост 180 см, худощавого телосложения, волосы русые, глаза зеленые. Одежда: синяя футболка, черные шорты, белые кроссовки с красными и синими полосками. С собой: серый рюкзак.
-
Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыклый алачак
Россиядә 2021 елның биш аенда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 40 процентка диярлек кимегән.
-
Татарстан укучыларының имтихан нәтиҗәләре Россиядәге күрсәткечләрдән югарырак
Татарстанда 11 сыйныфны бетергән 16 меңнән артык укучы һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 36 мең укучы имтихан тапшырган.
-
Ильяс чишмәсенә экскурсия
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны күрше Татар Икшермәсе авылында урнашкан Ильяс чишмәсенә экскурсиягә алып бардылар. Балалар чишмә тирәсендәге матурлыкка сокландылар, аның саф чиста суын эчеп рәхәтләнеп күңелләренә шифа алдылар. Барсына да экскурсия бик ошады.
-
Илсур Һадиуллин: Татар теле дәресләрен бер сәгатькә генә калдыру — телне мыскыл итү
«Халыкка телнең әһәмиятен, мөһимлеген аңлатырга кирәк», — ди Татарстан мәгариф һәм фән министры.
-
ИЮЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ
Намаз вакытлары Саба җирлеге өчен (көн озынлыгын, кояш чыгу вакытын исәпкә алып) Саба мөхтәсибәте тарафыннан махсус әзерләнде.Күңел итеп файдаланыгыз хөрмәтле дин кардәшләр!
-
Быел суда һәлак булган татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган
Ел башыннан республикада 39 татарстанлы батып үлгән, аларның 16сы узган атнада үлгән.
-
Мичәнбашта кеше үлеменә китергән янгын булды
Районда янгыннар ешайды. Эзмәдә 29 июньдә килеп чыккан ут-бәла казасыннан соң, кабат аянычлы хәл: бүген иртәнге сәгать 3ләрдә Мичәнбаш авылында шәхси хуҗалык йорты, верандасы һәм мунча янды. Бу юлы үлем-җитем очрагы белән. 1963 елгы йорт хужасы ут эчендә вафат булды. Тикшерү бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы хезмәтләре җитәкчеләре эссе көннәрдә халыкның ут-күз бәласеннән аеруча сак булуларын, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен сорый.
-
Алкогольгә бәйлелектән арынып була
Хәзерге көндә дөньяны эчүчелек, тәмәке тарту, наркомания кебек яман гадәтләр чолгап ала бара. Алкогольгә бәйлелек шулар арасында иң киң таралган чир. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, планетада эчүчелектән ел саен 2,5 миллион кеше үлә. 1913 елда Россиядә 18 яшькә кадәрге егет-кызларның 95 проценты исерткеч эчемлекләрне авызына да алып карамаган. Хәзер исә статистика мәктәп балаларының 75 проценты хәмер тәмен белүе турында сөйли. Алкогольгә бәйлелекнең барлыкка килүендә этнологик фактор да тискәре роль уйный.