Алкогольгә бәйлелектән арынып була
Хәзерге көндә дөньяны эчүчелек, тәмәке тарту, наркомания кебек яман гадәтләр чолгап ала бара. Алкогольгә бәйлелек шулар арасында иң киң таралган чир. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, планетада эчүчелектән ел саен 2,5 миллион кеше үлә. 1913 елда Россиядә 18 яшькә кадәрге егет-кызларның 95 проценты исерткеч эчемлекләрне авызына да алып карамаган. Хәзер исә статистика мәктәп балаларының 75 проценты хәмер тәмен белүе турында сөйли. Алкогольгә бәйлелекнең барлыкка килүендә этнологик фактор да тискәре роль уйный.
Россиядә яшәүче халыкларның матдәләр алмашуы (метаболизм) бозылуы тизлеге Европа илләре кешеләренекенә караганда шактыйга югарырак. Алкоголизмның таралуын шулай ук көнкүрешнең җайга салынмавы, шәхси тормышның барып чыкмавы, эчүчелек мохите кебек факторлар да тизләтә. Эчү ешлыгы да мөһим фактор. Айлык биология ритмы беренчел мавыгуны формалаштыруга зур йогынты ясый. Ай буе эчкән кешедә матдәләр алмашы, шуның белән бергә ферментлар синтезы тизлеге үзгәрә. Кешене айныту өчен якыннары еш кына психологик ярдәм күрсәтергә тырышалар. Чир азса, тыелгысыз эчүдән бары тик дарулар гына коткара ала. Алкоголизмның беренче стадиясе билгесе – формаль булмаган наркология проблемасы. Бу вакытта эчелгән хәмер күләменә контроль югала башлый, әмма гаиләдәгеләрнең йогынтысы белән кеше әле эчүдән туктый ала. Икенче стадиядә физик һәм интеллектуаль сәләт сакланып калса да, эчүдән туктау билгеләре үзен нык сиздерә. Фермент системасындагы киеренкелекне спиртлы нинди дә булса сыеклык эчеп кенә йомшартып була. Соңгы стадиядә деградация (гаилә таркалу, эштән куылу) башлана, шәхес буларак таркалу тотрыклы характер ала. Озакка сузылган агуланудан хроник алкоголикларның күбесе рәсми теркәлмәгән инвалидка әйләнә
Эчкечелектән хәзерге дәвалау ысуллары алкоголизмның аяныч нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелә. Препаратлар эмоциональ активлыкны киметүгә йогынты ясаучы матдәләргә тәэсир итү максатында кулланыла. Табиб-наркологларга нигездә алкоголь организмда артык үзгәрешләр китереп чыгармаган пациентлар мөрәҗәгать итә. Дәвалау ысулы авыруның соматик һәм психик халәтен генә түгел, аның организмының биологик ритмын да исәпкә алырга тиеш. Агулану, алкогольне кулланмау синдромы барлыкка килгәндә генә кеше хастаханәгә салына. Кайберәүләр эчкечелектән ихтыяр көче белән котылып була дип уйлап ялгыша. Дәвалау принцибы кеше аракы эчмәү аны эчүгә караганда яхшырак икән дип уйларлык уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Алкоголизмнан интегүче тормышын җимерүче чиреннән арынырга, төзәлү юлына басарга тели, тик андый мөмкинлекне таба алмыйча, чарасызлыктан эчүен дәвам итә. Авыруны социаль яраклаштыру аны алкоголизмнан котылдыруда еш кына иң кирәкле фактор булып санала. Алкогольгә бәйлелектән арынып була,теләк кенә кирәк.
2020 елда районда алкоголизм буенча исәптә торучылар 154 кеше булды, быел – 150. Эчүчелек былтыр – 16, быел 6 кешенең үлеменә китергән.
Илшат Галимҗанов, нарколог.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев