Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучыларының имтихан нәтиҗәләре Россиядәге күрсәткечләрдән югарырак

Татарстанда 11 сыйныфны бетергән 16 меңнән артык укучы һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 36 мең укучы имтихан тапшырган.

Берничә ел рәттән Татарстан укучыларының Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов сөйләде.

«Иртәгә мәктәп укучыларының йомгаклау дәүләт аттестациясе төгәлләнә. Татарстан укучыларының баллары Россиядәге күрсәткечләргә караганда югарырак — бу рус теле һәм математика фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга кагыла. Шулай ук быел 100 балл җыючылар, югары баллар җыючылар да күбрәк булды», — диде спикер.

Татарстанда 11 сыйныфны бетергән 16 меңнән күбрәк укучы һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 36 мең укучы имтихан тапшырган.

Докладчы сүзләренчә, быел эпидемиологик вазгыять йомгаклау аттестациясе уздыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Әгәр пандемиягә кадәр аттестация өчен рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИ тапшыру таләп ителгән булса, хәзер исә гомуми урта белем турында документ алу өчен рус теленнән һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы бирергә була.

Моннан тыш, быел информатикадан имтихан бары тик компьютерда гына уздырылган. «Укучылар шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», — диде Музипов.

«Бердәм Россия»нең җәмәгать кабул итүе пунктында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов, «Яңа мәктәп» Федераль партия проектының Татарстандагы координаторы Асия Тимирясова катнашында туры эфир уза. Чараның модераторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.  

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев