Котлаулар

Хөрмәтле юбиляр: Саба урман хуҗалыгы ветераны Кәдрия Лотфуллинага 90 яшь тулды

Бәхетле картлыкның сере — балалар игътибары: Лесхоз бистәсендә яшәүче Кадрия апа Лутфуллина үзенең тугызынчы дистәсен ваклый.

Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Лотфуллина Кәдрия Шафыйк кызына 2026 нче елның 17 нче августында 90 яшь тула.

Лотфуллина Кәдрия Шафыйк кызы 1936 нче елның 17 нче августында Арча районы Ашабаш авылында туа.  Башлангыч белемне туган авылында , аннары 7 класска кадәр  Кәчедә  белем ала. Хезмәт юлын бик иртә башлый. Туган авылында фермага эшкә урнаша һәм анда   сигез ел эшли.  1958 нче елда Арча районы Красный Восток бистәсенә Исрафил абыйга кияүгә чыга.

 1961 елда Лотфуллиннар гаиләсе Лесхоз бистәсенә күченә. Кәдрия апа тормыш иптәше белән Саба урман хуҗалыгына эшкә урнаша.Такта яру цехында, аннан 1991 нче елга кадәр лаеклы ялга чыкканчы ипи пешерүче булып эшли.

 Алар Лесхоз бистәсендә  гомер итәләр, ике кыз  тәрбияләп үстерәләр.Ике кызы да  Илхамия апа (1959)  һәм Рәсимә (1968 ) гаиләсе белән Лесхозда яши.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы юбилярыбыз кызлары өчен кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Аның бүгенге көндә 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.  Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге янынды кызы Илхамия апа бар. Ул балаларының, онык-оныкчыкларының хөрмәт һәм игътибарын тоеп гомер итә.

Юбилей көнендә аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.


Нет комментариев