Айлык кысаларында районыбызның белем бирү оешмаларында «Куркынычсызлык дәресләре» узачак
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Баш идарәсенең 2026 елга төп чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, уку елы башында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен ныгыту максатларында, агымдагы елның 18 нче августыннан 18 нче сентябренә кадәр “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” үтә.
Чара кысаларында районыбызның белем бирү оешмаларында «Куркынычсызлык дәресләре», шулай ук янгын чыккан очракта халыкны эвакуацияләү буенча гамәли күнегүләр; гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, укытучылар составы һәм хезмәт күрсәтүче персоналы белән янгынга каршы инструктажлар үткәрелә.
Л.Тимергалиева
(Саба районы буенча гражданнар оборонасы баш белгече)


Нет комментариев