Тенеки авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы башлангач әтисез калган һәм балачагын колхоздагы кул хезмәтендә, ачлы-туклы яшәү шартларында уздырган Ризван Шәмсетдинов бүген улы Рафил гаиләсендә 9 оныгы һәм 2 оныкчыгының игелеген күреп гомер кичерә.
Шәмсетдинов Ризван Зәкуан улы 1936 елның 19 августында Тенеки авылында туган. Алар гаиләдә 3 бала үсәләр.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, авылның бар ир-егетләре белән беррәттән Закван абый да сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Сугыш башланып, авылдан ир-атлар китеп беткәч, хуҗалык эшләре хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә кала. Барлык балалар шикелле Ризван абый да сугыш вакытының барлык авырлыкларын, ачысын-төчесен бала җилкәсе белән күтәргән кеше. Ул вакытта, техника булмау сәбәпле барлык эшләр кул көче белән башкарыла. Балалар колхозда төрле эшләрдә катнашалар. Ашарга ризык булмау сәбәпле кычыткан, кузгалак, балтырган җыйганнар. Басу эшләре беткәч, черек бәрәңге җыеп тукланганнар. Менә шулай авыр балачак һәм яшьлек еллары үтә. 1955 елда Совет армиясе сафларына алынып 3 ел хезмәт итеп туган ягына кайта.
1963 елда Тәкәнеш районы Югары Өскебаш авылы кызы Музипова Фәрхәнә белән тормыш корып 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ризван абый 40 елдан артык колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Бугенге көндә улы Рафил гаиләсе белән гомер кичерә, 9 оныгы, 2 оныкчыгы бар.


Нет комментариев