Котлаулар

Ил агасы, ил терәге: Түбән Шытсу авылында яшәүче хезмәт ветераны Гәләвиев Әмин Гәләви улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хөрмәтле Гәләвиев Әмин Гәләви улы!

Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез — 95 яшьлек олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бу зур һәм мактаулы яшь — Сезнең буынның никадәр авырлыклар кичереп, илгә тугры хезмәт итүенең ачык дәлиле. Сез яшьлегегезне сугыш гарасатына һәм аннан соңгы илне торгызу елларына багышладыгыз. Тылда күрсәткән фидакарь хезмәтегез, намуслы эшегез һәм тормышка булган мөнәсәбәтегез өчен без Сезгә тирән рәхмәтлебез. Сез — сабырлык, ныклык һәм оптимизм үрнәге.

Алга таба да исәнлек-саулык Сезне ташламасын. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бүгенгедәй матур тормышның кадерен белеп яшәгез. Күңелегездәге тынычлык, гаиләдәге иминлек һәм җан җылысы беркайчан да сүрелмәсен.

Йөзьяшәр юбилеегызны да шулай сау-сәламәт каршы алырга язсын!

Ихтирам белән, авылдашларыгыз, туганнарыгыз һәм барлык Түбән Шытсу халкы, «Саба-информ».

 


Нет комментариев