Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибәте оештырган районкүләм ифтарда 1 меңгә якын кеше авыз ачты (фоторепортаж)

Саба Аренада узган Ифтарда Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Рәис Миңнеханов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашты.

Рамазан аеның 28 нче көнендә узган авыз ачтыруда 1 меңгә якын кеше җыелды. Мәҗлес кунакларының бер өлеше районыбыз авылларыннан килгән иде.Авыз ачканчы Коръән укылды, вәгазь сөйләнде. Азан әйткәч, җәмәгать белән намаз укылды. Моннан ике ел элек узган ифтар табыны 700  кешегә әзерләнгән иде. Быелгы ифтарны оештыруга 100 гә якын волонтер җәлеп ителде. Табын иганәчеләр һәм шәхси затлардан кергән сәдака акчаларына әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев